Нил Армстронг
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Нил О́лден А́рмстронг (ингл. Neil Alden Armstrong) — НАСАның астронавты, пилот-тәҗрибәче, космик инженер, университет профессоры, АКШ хәрби-диңгез пилоты. «Аполлон-11» галәм корабы экспедициясе барышында Айга аягы баскан беренче кеше (1969 елның 21 июле).
Айда булганнан соң аның: «Кеше өчен кечкенә адым, әмма бөтен кешелек өчен зур сикереш», дип әйткән сүзләре тарихка кереп калды.
2011 елның ноябрь аенда Армстронг башка өч астронавт белән бергә Кушма Штатларның сивил иң югары бүләгенә — АКШ Конгрессының Алтын медаленә лаек була.
Нил Армстронг 1930 елда Огайо штатында дөньяга килә.
Астронавт 2012 елның 25 августында вафат була. Аның гаиләсе белдерүенчә, август аенда аның йөрәгенә операция ясалган һәм шуннан соң хәле авырайган.
Remove ads
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads