Нинель Борисова

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Борисова Нинель Андреевна (7 ноябрь 1924 ел10 август 2019 ел) — галим-невролог, югары мәктәп укытучысы. Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясенең мактаулы академигы (1995). Медицина фәннәре докторы (1972), профессор (1973). Башкорт АССның атказанган фән эшлеклесе (1979)[1].Хезмәт Кызыл Байрак ордены кавалеры (1971).

Кыска фактлар Нинель Борисова, Туган ...
Remove ads

Биографиясе

Борисова Нинель Андреевна 1924 елның 7 ноябрендә Башкорт АССРның Бөре шәһәрендә туган. 1947 елда Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлый. Институтны тәмамлаганнан соң, шунда ук клиник ординатор, ассистент, доцент, профессор, кафедра мөдире булып эшли. 1967 елдан 1989 елга кадәр нерв авырулары кафедрасы мөдире.

1958 елда «Состояние нервной системы, содержание глутатиона и холинэстеразы у рабочих-нефтяников» темасына кандидатлык диссертациясе, 1971 елда — докторлык диссертациясе яклый.

1989 елдан — Башкорт дәүләт медицина университетының нейрохирургия һәм медицина генетикасы курслары белән неврология кафедрасы профессоры.

2000 елдан Уфа шәһәренең минең кан тамырлары авыруларын искәртү буенча үзәге җитәкчесе.

2019 елның 10 августында Уфа шәһәрендә вафат булды[2].

Remove ads

Фәнни эшчәнлеге

Нинель Борисованың фәнни эш юнәлешләре: ми кан тамырлары авырулары, сирингомиелия, неврологик авырулар. Сирингомиелияне, ми кан тамырлары авыруын диагностикалау һәм дәвалауның яңа ысулларын эшли.

Ул якынча 20 ел республика сәламәтлек саклау министрлыгының баш неврологы, 1961 елдан Башкортстан неврологлар җәмгыяте рәисе, 1966 елдан Россия неврологлар җәмгыятенең Башкортстан бүлекчәсе рәисе була.

Remove ads

Хезмәтләре

Борисова Нинель Андреевна 340тан артык фәнни хезмәт, шул исәптән 5 монография авторы, 14 уйлап табылган авторлык таныклыгына ия.

Кайбер хезмәтләре
  • Экологические и генетические аспекты неврологический заболеваемости в Башкирии. М.: ВЗПИ, 1991.
  • Проблемы экологии и принципы их решения на примере Южного Урала. М.: Наука, 2003 (автордаш).
  • Применение церобролизата в неврологический практике. Уфа: ФГУП ПО «Микроген» Минздрава России, 2006.
  • Эндоназальный электрофорез с танаканом при лечении ранних форм сосудистых заболеваний мозга / Н. А. Борисова [и др.] // \Журнал неврологии и психиатрии им. С. С. Корсакова. — 2008. — Том 108, N 5. — С. 89-91. — ISSN 0044-4588.
  • Н. А. Борисова // Медицинский вестник Башкортостана. — 2008. — Том 3, N 2 . — С. 102-103.
  • Опыт лечения болевого синдрома в спине баклосаном в условиях поликлиники г. Уфы / Н. А. Борисова [и др.] // Медицинский вестник Башкортостана . — 2010 . — Том 5, N 1 . — С. 46-47 . — ISSN 1999-6209.
Автордашлыкта
  • Борисова Н.А., Валикова, И.В., Кучаева Г.А. Сирингомиелия. — М.: Медицина, 1989. — ISBN 5225015786
  • Сирингомиелия в Башкортостане: (материалы типологического и патогенетические анализа) / Н. А. Борисова, К. Р. Мирсаев // Журнал неврологии и психиатрии им. С. С. Корсакова. — 2007. — Том 107, N3. — С. 56-60 . — ISSN 0044-4588.
  • Эпидемиологическая характеристика инсульта в г. Уфе по данным регистра / О. В. Камаева, Н. А. Борисова // Неврологический вестник им. В. М. Бехтерева. — 2007. — Том 39, N 1. — С. 45-48. — ISSN 1027-4898.
  • Состояние нервной системы, мозговой гемодинамики и некоторых биохимических показателей у сварщиков / М. А. Бойкова, Н. А. Борисова, С. А. Башкатов // Неврологическийвестник им. В. М. Бехтерева. — 2007. — Том 39, N 4. — С. 17-20. — ISSN 1027-4898

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

  • Хезмәт Кызыл Байрак ордены (1971),
  • «Сәламәтлек саклау отличнигы» билгесе,
  • медальләр.
  • 1979 елда неврология өлкәсендә фәнни проблемаларны хәл итүдә һәм республика өчен фәнни кадрлар әзерләүдә хезмәтен бәяләп «БАССРның атказанган фән эшлеклесе» мактаулы исеме бирелә.
  • 1992 елда «Сәламәтлек саклау үсешенә һәм квалификацияле белгечләр әзерләүгә зур шәхси өлеш керткәне өчен» Россия Федерациясе Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә[3]
  • 1994 елда Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясенең Мактаулы академигы итеп сайлана.
Remove ads

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads