Нурсолтан Назарбаев урамы (Казан)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Нурсолтан Назарбаев урамы (рус. улица Нурсултана Назарбаева) – Казанның Идел буе һәм Вахит районнарында, элекке Постау бистәсендә урнашкан урам. Тихомирнов урамы һәм Универиада проспекты белән кислелешеннән башланып, Петербур/Агрономия, Островский/Качалов, Спартак, Марсел Сәлимҗанов/Павлюхин, Һади Такташ урамнары белән кисешә һәм Вахитов мәйданында тәмамлана. Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев (1940 елда туган) исемен йөртә.
Remove ads
Тарих
Урамның беренче исеме – 3 нче Аркылы Зур урам. 1927 елның 2 ноябрендә эсперанточылар ячәйкәсе үтенече буенча урамга Эсперанто исеме кушылган. 1949-1988 елларда урам совет дәүләт эшлеклесе Андрей Жданов исемен йөрткән, ә 1988-2015 елларда янә Эсперанто урамы дип аталган. Хәзерге исемен 2015 елдан йөртә.
Игътибарга лаек объектлар
- Завод мәктәбе, 1934 ел (48 нче йорт) — архитектура һәйкәле, төбәк (җөмһүрият) әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты.
- «Тайказан» скульптур композициясе
- Абай Кунанбаев бюсты. 2024 елның 19 октябрендә Казанда Назарбаев һәм Качалов урамнары чатында Абай Кунанбаевка бюст ачылган. Авторы – скульптор, Казакъстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы Нурбол Калиев. Бюст – Казакъстан хөкүмәтенең Татарстан башкаласына бүләге[2]. Һәйкәлне ачу тантанасында Казакъстанның мәдәният һәм мәгълүмат министры Аида Балаева[d], Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла һ.б. рәсми затлар катнашкан[3].
Remove ads
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads