Оленёк (елга)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Оленёк, Өлен (рус. Оленёк, сах. Өлөөн) — Русиянең Саха Җөмһүриятендәге елга, баш өлеше Красноярск краенда.
һәм
Озынлыгы 2292 км, бассейнының мәйданы 219 мең км². Вилюй платосыннан башлана. Сулдан Бур елгасы койганнан соң Төньяк Себер түбәнлеге буйлап төньяк-көнчыгышка борыла. Лаптевлар диңгезенең Оленёк култыгына кою урынында дельта (мәйданы 475 км², озынлыгы 20 км) хасил итә.
Кар һәм яңгыр сулары исәбенә туена. Сентябрь азагында — октябрьдә боз кату, май—июньдә боз китү күзәтелә.
Remove ads
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads