Омар вулысы

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Омар вулысы (рус. Благовещенско-Омарская волость) — 1781 елдан 1930 елга кадәр гамәлдә булган Казан наместиклыгының, Казан губернасының һәм Татарстан АССРның, юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Мамадыштан Көньяк-Көнбатышка 24 чакрым ераклыкта, Татарстанның үзәк өлешендә урнашкан. Административ үзәк - Омар авылы.

Кыска фактлар Ил, Статус ...
Remove ads

Тарих

Омар вулысы территориясе 1552 елга кадәр Казан ханлыгының Чуаш даругасында, 1552 елдан 1708 елга кадәр Россия патшалыгының Казан патшалыгы Җөри даругасында, 1708 елдан 1781 елга кадәр Казан губернасы Казан өязе Җөри даругасында урнашкан.

1781 елдан Казан наместиклыгы Мамадыш өязенең административ-территориаль берәмлеге буларак барлыкка килә.

1796 елдан 1920 елга кадәр Казан губернасы Мамадыш өязенең, 1920 елның 25 июненнән 1930 елның 10 августына кадәр Татарстан АССР Мамадыш кантонының административ-территориаль берәмлеге булып тора.

1930 елның 10 августында Омар вулысы юкка чыгарыла, аның территориясе Мамадыш районына тапшырыла.[2]

Remove ads

Административ бүленеш

1890 елда Омар вулысында 7 торак пункты һәм 1582 йорт хуҗалыгы булган. Крестъян җиренең мәйданы 288,76 км² тәшкил иткән. [3]

1908 елда торак пунктлар саны 8.[4]

1926 елның 1 гыйнварына вулыста 16 авыл советы, 16 торак пункты (Омар, Покровски, Омар Пүчинкәсе, Уразбахты һ.б.) һәм 3970 йорт хуҗалыгы булган. Вулыс мәйданы 734 км² тәшкил иткән.[1]

Халык

1890 елда халык саны 9466 кеше тәшкил иткән, шул исәптән ир-атлар - 4 657 җан, хатын-кызлар - 4809.[3]

1908 елда 9204 кеше.[4]

1926 елның 1 гыйнварына халык саны 20360 кеше тәшкил иткән. Төп милләтләр: татарлар, руслар.[1]

Мәдәният, мәгариф һәм медицина

1843 елда Дәүләт мөлкәтләре министрлыгының приход училищесы ачыла. 1873 елда аның базасында Халык мәгарифе министрлыгы карамагындагы кызлар өчен земство мәктәбе һәм малайлар өчен училище оештырыла.[2]

XX гасыр башы:

  • этаплы йорт,
  • медицина пункты,
  • ветеринария пункты,
  • фельдшерлык пункты,
  • тегермән,
  • казна шәраб кибете,
  • унике вак кибет,
  • ике сыраханә,
  • чәйханә,
  • дүшәмбе көннәрендә базарлар оештырылган,
  • ике ярминкә: Иваново (24 июнь) һәм Ильинск (20 июль).[2]
Remove ads

Архитектура һәм тарих

1753 елда XVIII гасыр архитектур памятнигы, Благовещенск чиркәве төзелә.[2]

Сәнәгать

  • 3 тимерче алачыгы
  • 2 сукно бинасы
  • 2 буяу бинасы[2]

Авыл хуҗалыгы

Вулыста күбесенчә кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнгәннәр, колхоз белән совхоз эшләп килгән[2]:

  • "Таң" колхозы
  • "Омар" совхозы

Шулай ук карагыз

Сылтамалар

Чыганаклар

  1. Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. - 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
  2. Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. - Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008-. - 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5
  3. Территориальное и административное деление Союза ССР на 1-е января 1926 года //Народный Комиссариат Внутренних дел. Статистический отдел. - Москва: Издательство Главного Управления Коммунального Хозяйства НКВД, 1926. - 288 стр.
  4. Волости и гмины 1890 года. - СПб. : Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел, 1892. - (Статистика Российской империи). Губернии : I Архангельская - XXV Нижегородская. - 1892. - 380 с. разд. паг. - (Статистика Российской империи; 15).
  5. Берстель, К.П. Список селений Казанской губернии : изд. Казан. Губерн. Зем. Управы / К.П. Берстель. - Казань : Типо-лит.И.В.Ермолаевой, 1908 .- 264с.
Remove ads

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads