Ом (мантрасы)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Ом (listen , IAST:Ом, Дэванагари язуы белән: ॐ) ул изге иҗек һәм Һиндстан диннәрендә рухи символ. Һинд динендә ул ахыргы чынлыкның асылы мәгънәсенә ия, аң яки Атман.[1][2][3] Киңрәк Һинд динендә, Буддизмда һәм Җәйничелектә я үзе генә, я рухи җырлар алдыннан җырлана торган иҗек.[4][5] Омның мәгънәләре һәм билгеләүләре төрле традицияләр арасына төрле булып тора. Ул Һинд динендә, Буддизмда һәм Җәйничлектә борынгы һәм урта эра кулъязмалары, гыйбадәтханәләре, монастырьлары иконографиясе өлеше булып тора.[6][7]

Һинд динендә Ом иң әһәмиятле рухи символларның берсе булып тора.[8][9] Ул Атманга (җан, эчке үз) һәм Брахманга (ахыр чик чынлык, тулаем Галәм, хакыйкать, илаһи, иң олы рух, Галәми принциплар, белемгә карый).[10][11][12] Иҗек еш Веда башында һәм ахырында, Упанишадаларда һәм башка Һинд дине текстларында бар.[12] Ул рухи текстлар алдыннан һәм дәвамында изге җырлау, шулай ук Пуджа һәм шәхси догалар вакытында, (Самскара) узу церемонияләрендә, һәм кайвакыт медитатив һәм рухи гамәлләр, мәсьәлән, Йога вакытында кулланыла.[13][14]
Ом иҗеге шулай ук онкара (ओङ्कार, санскр. (IAST) oṅkāra), омкара (ओंकार, санскр. (IAST) oṃkāra) һәм пранава (प्रणव, санскр. (IAST) praṇava) дип атала.[15][16]
Remove ads
Килеп чыгышы һәм мәгънәсе
Ом иҗеге (Дэванагари язуында: ॐ, Каннада әлифбасы белән: ಓಂ, Тамил язуы белән: ௐ, Малаялам язуы белән: ഓം, Телугу язуы белән: ఓం, Бенгаль теле язуы белән: ওঁ, Одиа язуы белән : ଓଁ or ଓଁ) пранава дип атала.[17][18] Башка кулланыла торган төшенчәләр: акшара (турыдан-туры мәгънәдә әлифба хәрефе, бетми торган, тавышсыз ителми торган) яки экакашара (әлифбаның бер хәрефе) һәм омкара (турыдан-туры мәгънәдә "Ом иҗеге", һәм билгеләү: баш һәм хатын-кыз илаһи энергиясе).[19][20][21][22]
Remove ads
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads