Опера

From Wikipedia, the free encyclopedia

Опера
Remove ads

Опера (итал. opera — әсәр) — музыка һәм җыр белән башкарыла торган сәхнә әсәре.

Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Чыгыш иле ...

Сәхнә алдындагы түбән урында оркестр урнаша. Оркестрның пәрдә ачылганчы уйнаган музыкасы увертюра, кереш дип атала. Увертюра тамашачыларны тыңланачак әсәрне кабул итәргә әзерли. Анда, гадәттә, операның төп көйләре яңгырый. Шулай итеп, увертюра кешедә билгеле бер халәт тудыра, һәм, пәрдә ачылып киткәндә, кеше үзен башка дөньяда дип хис итә. Матур декорацияләр операда бара торган вакыйгаларның урынын күз алдына китерергә ярдәм итә.

Декорацияләрне, актерлар өчен киемнәрне рәссам¬нар иҗат итә. Опера артистлары рольләрне драма артистлары кебек үк уйныйлар. Тик опера геройлары хис-кичерешләрен арияләр, җырлар аша белдерәләр. Әгәр берничә катнашучы бергә җырласа, бу — ансамбль була. Опера хоры да спектакльдә бик әһәмиятле роль уйный.

Remove ads

Искәрмәләр

Чыганаклар

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads