Опты
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Опты яки бәртәс (лат. Leuciscus idus) — карплылар гаиләсендәге балык, тышкы күренеше белән сабакка охшаш. Озынлыгы 90 см- га кадәр һәм 6—8 кг авырлыкка кадәр җитәргә мөмкин.
Аның озынлыгы 30—50 см, авырлыгы 1 кг. Ул 15тән 20 елга кадәр яши. Сабактан күзе сары һәм тәңкәләренең вагырак булуы белән аерыла. Төсе сорыдан алып көмөштәй ялтыр, алтынсу була. Арка ягы корсагына караганда тоныгырак.
Опты — төче су балыгы, әмма ярым төче диңгез култыкларында ла очрый.
Бөҗәкләр, моллюскалар, чуалчаннар һәм башка ризыклар белән дә туклана. Уылдык чәчүе язның тәүге яртысына тура килә.
Опты Аурупаның һәм Себернең күпчелек су яткылыкларында очрый. Идел бассейны елгаларында да очрый.
Remove ads
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads