Организм
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Организм (лат. organizo (оештырам, тәртипкә китерәм) сүзеннән килеп чыгучы лат. organismus сүзеннән. Латин теленә бор. грек. ὄργανον — корал сүзеннән күчә) — тере булмаган матдәдән аерып торучы үзлекләргә ия булган тере җисем.

Организмның тышкы һәм эчке тирәлеге бар. Тышкы тирәлек — организмны чолгап алган даирә. Эчке тирәлек дип исә организмның эчке даирәсен атыйлар[2].
Организмнар биология өйрәнүче төп җанлыклар булып торалар. Уңайлы булсын өчен барлык организмнар төрле төркем һәм категорияләргә бүленәләр. Иң гомуми бүлү критерие булып күзәнәкнең төшкә ия булуы тора. Бу үзлек буенча күзәнәкләре төшле һәм төшсез организмнар аерыла. Шулай ук күзәнәк саны буенча беркүзәнәкле һәм күпкүзәнәклеләргә бүленәләр.
Remove ads
Тере булмаган табигатьтән аерма
Тере табигатьнең тере булмаган табигатьтән төп аермасы булып организм һәм тирә-юнь арасында дәвамлы матдә һәм энергия алмашуы булып тора. Тере табигатьнең төп үзлекләре:
- Сулыш — организм һәм тирә-юнь арасында газ алмашу процессы.
- Туклану — туклыклы матдәләрнең организм тарафыннан үзләштерелүе.
- Бүлеп чыгару — организмга кирәксез яки зарарлы матдәләрне тышка чыгару процессы.
- Хәрәкәт — тере җисемнең тулысы белән яки аның аерым кисәкләренең аңлы рәвештә урыннарын алмашынуы.
- Үсеш — биосинтез процесслары хисабына аерым бер организмның авырлыгы яки үлчәмнәре артуы.
- Алга барыш — яшәеш дәвамында организмның камилләшүе.
- Ярсучанлык — организмның тирә-юньнең тәэсиренә төрлечә илтифат итүе.
- Үрчү — үзе сыман ук организмнар тудыру сәләте.
- Нәселдәнлек — яңа токымнарга үз үзлекләрен тапшыру сәләте.
Remove ads
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads