Орлык куыкчыгы
ата-зат репродуктив системасының органы From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Орлык куыкчыгы (vesicula seminalis)
· Орлык куыкчыгы - 5 см тирәсе озынлыкта сузылган нәрсә. Һәр орлык куыкчыгы тыгыз җыелган бормалы көпшә сыман, турайтканда аның озынлыгы 12 см җитә (рәс. 3.11, 3.13).
· Орлык куыкчыгының тышча төзелеше орлык чыгару юлыныкы кебек.
· Орлык куыкчыклары сперманың сыек өлешенең сыекчасын эшләп чыгара.
· Куыкчыкларның өске киң өлеше косак ярысы белән капланган.
· Куыкчыкларның тар аскы өлеше чыгару юлы (ductus excretorius) булып дәвам итә.
· Куыкчыкларның чыгару юлы орлык чыгару юлы белән кушылып, орлык ташлап атучы юл (ductus ejaculatorius) ясый, ул простата катламыннан үтеп сидек чыгару юлының простатик өлешенә ачыла.
Сперма (мәни) чыгару юллары
· бормалы орлык юллары (сперматозоидлар ясала);
· туры орлык юллары;
· күкәй челтәре;
· күкәйнең чыгару юллары;
· күкәй өстәлмәсе юлы;
· орлык чыгару юлы + чыгару юлы (орлык куыкчыкларның);
· орлык ташлап атучы юл.
Remove ads
Искәрмәләр
Чыганаклар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads