Орлык чыгару
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Орлык чыгару — татарларда чәчү башлануга багышланган йола.
Язгы йола һәм бәйрәмнәр циклы чәчү башлануга багышланган йолалар белән төгәлләнгән. Теге яки бу формада алар Урта Идел һәм Урал татарларының барысына да хас булган.
Казан татарларының күпчелегенә алар орлык чыгару йоласы рәвешендә үткән.
Татарларда "орлык чыгару” йоласы түбәндәгечә үткәрелгән:
Иң башта мунча якканнар. Урамга чыккач, беренче очраган кешегә, юл уң булсын дип, йомырка биргәннәр. Чәчкән вакытта туфракка орлык белән бергә йомыркалар да ашлаганнар, ә беренче чәчү көнендә, басуга чыккан балалар ул йомыркаларны җыя барганнар.
Бераздан, җиргә ашъяулык җәйгәннәр һәм бергәләшеп йомырка, өйдән алып килгән башка ризыкларны ашаганнар.
Ашап-эчкәннән соң: "Хәерле янгырлар булсын, еллар тыныч булсын, йомырка кебек түгәрәк булсын!” – дип теләк теләгәннәр.
Remove ads
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads
