Орлык чыгару юлы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Орлык чыгару юлы (ductus deferens)
· Орлык чыгару юлы күкәй өстәлмәсе юлының туры дәвамы.
· Орлык чыгару юлының дүрт өлеше бар:
o умал өлеше (pars scrotalis);
o бау өлеше (pars funicularis);
o касык өлеше (pars inguinalis);
o оча өлеше (pars pelvica).
· Орлык чыгару юлы күкәйдән (умал өлеше) тамырлар белән аерылган.
· Аннары юл орлык бавы кисәгенә әйләнеп, тамырлар артында урнаша, һәм аның белән тышкы касык боҗрасына менә (бау өлеше).
· Касык юлыннан үтеп (касык өлеше), орлык чыгару юлы тамырлардан аерылып, кече очаның латераль тышчасыннан (оча өлше) аска һәм артка (оча куышлыгында юл ретроперитонеаль урнаша) бара.
· Сидек кушлыгына кадәр җитеп, юл алга борылып, простата янына килә.
· Орлык чыгару юлының чик өлеше киңәйтелгән һәм орлык чыгару юлының ампуласы (ampulla ductus deferentis) дип атала.
· Юлның тышчасы өч катлаудан тора - лайлалы, мускуллы һәм адвентиция.
Remove ads
Искәрмәләр
Чыганаклар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads