Пасленчалар
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Пасленчалар (лат. Solanaceae) - Scrophulariales рәтенә кергән үсемлекләр гаиләлеге. Пасленчалар гаиләлегенә тропик, субтропик һәм уртача өлкәләрдә, күбесенчә Үзәк һәм Көньяк Америкада киң таралган 90 ыруг һәм 2500 ләп төр керә. Пасленчалар — үләнчел үсемлекләр, ярымкуак һәм куаклар, ә тропикта хәтта тәбәнәк агачлар да очрый. Пасленчаларның яфраклары гади, тоташ яки бүлгәләнгән, төпчек яфраксыз, гадәттә чиратлашып урнашкан. Чәчәкләре ике җенесле, цимоз чәчәк төркемнәрендә (гадәттә бөтеркәдә), актиноморф яки җиңелчә генә зигоморф. Кәсә гадәттә 5 аерчалы яки 5 бүлемле, ул җимеш барлыкка килгәндә зурая. Таҗ тәгәрмәч формасыннан алып көпшәсы-манга кадәр, 5 аерчалы. Серкәчләр гадәттә 5, нектар дискы яхшы үсеш алган. Гинецей 2 җимшән яфрагыннан тора, баганачык авызчыгы гадәттә 2 аерчалы. Өске җимшән, 2 оялы яки ялган 3—5 оялы. Җимеше — җиләк яки тартмачык.[7]
Пасленчаларның халык хуҗалыгында әһәмияте зур. Кеше тормышында төп урынны, әлбәттә, гаиләлекнә иң ишле паслен ыругы (Solanum) алып тора.
Remove ads
Искәрмәләр
Чыганаклар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads