Патологик анатомия
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Патологик анатомия, патологик морфология — төрле авырулар вакытында кеше һәм хайван организмындагы структур үзгәрешләрне өйрәнә торган фән. П.а. патологик физиология белән бергә патологияне тәшкил итә. П.а. коралланмаган күз белән дә күрү мөмкин булган морфологик үзгәрешләрдән башлап фәкать микроскоп белән генә билгеләү мөмкин булган катлаулы гистологик үзгәрешләргә кадәр өйрәнә. П. а. ике — гомуми һәм хосусый бүлекләргә бүленә. Гомуми П.а., процессларның барлыкка килү урынына һәм шартларына бәйсез рәвештә (дистрофия, атрофия, некроз, кан әйләнеше бозылу, ялкынсыну, регенерация, шешләр), типовой гомумпатологик процессларга, аларның үсешендәге гомуми закончалыкларына тасвирлама бирә. Хосусый П.а. аерым әгъзадагы һәм системалардагы төрле авырулар нәтиҗәсендә барлыкка килгән һәртөрле патологик процессларның морфологиясен һәм морфогенезын өйрәнә.
Remove ads
Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads