Пентатоника
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Пентатоника (грек. биш тон) - биш баскычлы музыкаль рәт. Пентатониканың төп сыйфаты - ярымтоннар кулланмавы.
- Белешмә сольфеджио дәресеннән алынган
Куллану
Пентатониканы күбрәк көнчыгыш халыклары (япониялеләр, кытайлылар, төрки халыклар һ.б.) куллана. Әмма башка музыкаларда да очрый ала.
Төрләр
Пентатониканың ике төре бар: минор һәм мажор.
Мажор пентатоникасы
Натураль (чиста) Мажордан дүртенче (субдоминанта) һәм җиденче баскычлар булмавы белән аерыла. Мәсәлән, До-мажор өчен натураль мажор гаммасы До (I баскыч, тоника) Ре (II баскыч) Ми (III баскыч) Фа (IV баскыч, субдоминанта) Соль (V баскыч, доминанта) Ля (VI баскыч) Си (VII баскыч) кебек күренә, ә пентатоникасы До Ре Ми Соль Ля була.
Минор пентатоникасы
Натураль минордан икенче һәм алтынчы баскычлар юклыгы белән аерыла. Мәсәлән, До-мажорга параллель тонлыкта - ля-минорда шундый гамма: ля (I) си (II) до (III) ре (IV) ми (V) фа (VI) соль (VII). Шуңа күрә пентатоникасында ля до ре ми соль гына кала.
Remove ads
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads