Муса Җәлил урамы (Казан)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Муса Җәлил урамы (рус. улица Мусы Джалиля) — Казанның Вахит районында урнашкан урам. Язучы Муса Җәлил (1906-1944) исемен йөртә.
Remove ads
Географиясе
Болак елгасыннан башланып, Черек күл паркына барып җитеп тәмамлана.
Тарих

Урамның элеккеге исемнәре — Петропавел урамы (Октябрь инкыйлабына кадәр), Банк урамы (Совет хакимиятенең беренче елларыннан 1956 елгача). Хәзерге исемен 1956 елның 13 февраленнән йөртә.
Игътибарга лаек объектлар
- 3 нче йорт — Сәүдәгәрләр банкы бинасы, 1880 ел.
- 5 нче йорт — Банк, XIX гасыр азагы — XX гасыр башы.
- 7 нче йорт — Идел-Чулман банкы бинасы, XIX гасыр азагы.
- Профсоюз ур., 5/16 нчы йорт — Н. Бауман туган йорт, XIX гасыр азагы.
- 19 нчы йорт — Михләев (Дрәблов) йорты, XVII гасыр азагы.
- 21 нче йорт — Петр һәм Павел чиркәве
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads