Питкэрн утраулары

From Wikipedia, the free encyclopedia

Питкэрн утраулары
Remove ads

Питкэрн утраулары (ингл. Pitcairn Islands, питк. Pitkern Ailen) — Бөекбританиянең Тын океандагы бердәнбер диңгезарты биләмәсе. Биш (Һендерсон, Дьюси, Сенди, Оэно һәм Питкәрн) утраудан гыйбарәт, шулардан берсендә генә кешеләр яши.

Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Рәсми исем ...

Башкала һәм бердәнбер торак пункт — Адамстаун.

Килеп чыгышы ягыннан — вулканик утраулар. Субтропик диңгез климаты. Августның утрача температурасы — +18 °C, февральнең уртача температурасы — +24 °C. Кукуруз, таро, яшелчәләр, фруктлар үстерелә.

Утрауларны 1767 елда «Swallow» («Карлыгач») шлюпы командиры Филипп Картерет кәшеф иткән. Беренче булып утрауларга 1790 елда «Баунти» корабында гыйсъян күтәргән диңгезчеләр килеп урнашканнар. 1838 елда рәсми рәвештә Бөекбритания колониясе дип игълан ителгән.

Remove ads

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads