Плесецк (космодром)

From Wikipedia, the free encyclopedia

Плесецк (космодром)
Remove ads

Плесе́цк космодромы (1-нче дәүләт сынау космодромы) — Россия космодромы. Архангельскидан 180 км төньяктарак, Төньяк тимер тимер юлының Плесецкая тимер юл стансасы тирәсендә урнашкан. Космодромның гомуми мәйданы 176 200 гектар тәшкил итә.

Кыска фактлар Тип, Аерымлык билгеләре ...
Кыска фактлар Урынлашу, Нигезләнгән ...

Административ һәм торак үзәге Мирный шәһәрендә урнашкан. Космодром территориясе административ ягыннан Мирный шәһәр округына карый.

Remove ads

Тарих

Thumb
2016
Thumb
2015

Плесецк космодромы Салкын сугыш дәвамында 1957 елда яшерен «Ангара» объекты буларак нигезләнгән. Төп максаты: ССБР байрагы ССРБ территориясеннән җибәрелгән кыйтгаара ракеталарының АКШ байрагы АКШка ирешә алу мөмкинлеген булдыру. 1964 елның азагына кадәр ракеталарның 4 төре өчен 15 җибәрү җайланмасы төзелде һәм хәрби кизүлеккә (ягъни дежурлыкка) куелды.

Беренче космик җибәрү 1966 елда башкарылган.

1970-1990-елларда космик җибәрүләр саны буенча Плесецк дөньяви беренчелекне саклап калган — 1957—1993 еллар эчендә биредән 1372 җибәрү башкарылган (Байкоңгыр космодромыннан — 917)

Махсус техниканы үзләштерү вә илнең саклану сәләтен ныгыту эшендә зур казанышлар өчен космодром Кызыл Байрак ордены (22 март 1968) һәм Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (18 гыйнвар 1977) белән бүләкләнгән.

Remove ads

Инфраструктура

  • 6 старт комплексы
  • 8 монтаҗ вә сынау комплексы
  • 2 тәэмин итү вә нейтрализацияләү комплексы
  • электр тапшыру линияләре — 135 км
  • җылы белән тәэмин итү торба үткәргечләре — 95 км
  • тимер юллар — 125 км[1]

«Плесецк» космодромының тимер юллары — идарәчелекләргә караган тимер юлларының иң зурысынннан берсе. Мирный шәһәрендә урнашкан стансасыннан көн саен пассажир поездлары кузгалып китәләр. Гадәттә, бу поездларның пассажирлары — хезмәт урынына үтүче офицерлар.

Remove ads

Шулай ук карагыз

Portal icon Космик очыш порталы
Portal icon Салкын сугыш порталы
Portal icon Советлар Берлеге порталы
Portal icon Россия Федерациясе порталы

Тышкы сылтамалар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads