Псориазлы артрит

From Wikipedia, the free encyclopedia

Псориазлы артрит
Remove ads

Псориаз белән авыручыларда артрит якынча 7%'та үсеш ала. Ир-атлар һәм хатын-кызлар бер ешлык белән чирли, чир HLA-В27- һәм HLA-В17 бәйле санала.

Кыска фактлар Псориазлы артрит, Саклык белгечлеге ...

1.    Гомернең 3-4 дистәсендә билгеләнә.

2.     Билгеләре

а) тире:

- псориазлы төерчәләр — калын көмеш кабырчыклар белән төгәл чикле саргылт-алсу чыганаклар (рәс. 24.16а);

-     тире җыерчаларының псориазы — гадәттә касык һәм бот арасында урнашкан кабырчыксыз алсу чыганаклар;

б)  буыннар

-     дисталь фаланга ара буыннарының асимметрияле артриты (рәс. 24.166);

-     периферияле олигоартрит;

-     симметрияле ревматоидсыман артрит;

-     берничә бармакны зарарлаучы мутиляцияләүче артрит (сирәк очрый);

-     катнаш анкилозлаучы спондилит;

в)     тырнакларның дистрофияле үзгәрешләре. «Уймак» симптомы, аркылы сызылганлык һәм онихолизис (кара рәс. 24.166).

3.    Дәвалау. СЯКЧ, авыр барышта — буын эченә стероидлар һәм цитостатиклар кертү.

4.     Офтальмологик күренешләре. Алгы увеит, конъюнктивит, мөгезкатлауның кырый инфильтратлары һәм икенчел Шегрен синдромы.

Псориазлы артрит псориаз белән якынча 7% авыруларда үсеш ала. Ике җенес тә бер үк чирли, ешрак HLA-B27 һәм HLA-B17 антигеннарын йөрткәндә. (24 нче бүлекне кара).

1. КАУ якынча 7% авыруда очрый. Аерым псориаз авырулар шулай ук алгы увеитка алшартлы дип санала.

2. Башка күренешләр. Конъюнктивит, мөгезкатлау инфильтратларының күтәренке кырлары белән кератит һәм шулай ук икенчел Шегрен синдромы.

Remove ads

Искәрмәләр

Чыганаклар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads