Ральф Банч

From Wikipedia, the free encyclopedia

Ральф Банч
Remove ads

Ральф Джонсон Банч (ингл. Ralph Johnson Bunche, 7 август, 19049 декабрь, 1971) — американ дипломат һәм хокук яклаучысы, 1950 елда Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты.

Кыска фактлар Ральф БанчRalph Bunche, Туган телдә исем ...
Remove ads

Яшь чаклары һәм белеме

Банч 1904 елда Мичиган штатында, Детройтта туа. Аның әтисе парикмахер булып эшли, әнисе музыкант була. Ральф кечкенә булганда гаилә Альбукеркка үзләренең какшаган сәламәтлекләрен төзәтер өчен күченә. Ләкин озак та үтми, алар вафат булалар һәм малай Лос-Анҗелестагы әбисендә яши башлый.

1927 елда халыкара мөнәсәбәтләр буенча бакалавр дәрәҗәсе белән ул Лос-Анҗелестагы Калифорния унивеситетын тәмамлый. Белем алуны Гарвард университетында дәвам итә. 1928 елда ул анда магистр, 1934 елда докторлык дәрәҗәсенә ирешә.

Remove ads

Карьера

1928 елдан 1950 елга кадәр Бранч Говард университетының политология факультетын җитәкли. Америка укытучылар федерациясенең әгъзасы булып тора. Шушы елларда ул раса белән бәйле хорафатларга катгый рәвештә каршы чыга.

1948 елдан 1949 еллар арасында Банч гарәп-исраил низагын хәл итүдә хәлиткеч роль уйный. Бу низагны көйләү өчен ул 1950 елда Тынычлык өчен Нобель премиясенә лаеклы дип табыла.

Банч 1971 елда 68 яшендә вафат була. Бронкста (Нью-Йорк) җирләнгән.

Remove ads

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads