Рафаил (Огородников)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Иеромонах Рафаил (Борис Иоильевич Огородников; 1951 елның 10 мае, Чистай, ССРБ — 1988 елның 18 ноябре, Новгород өлкәсе, ССРБ) — Рус православие чиркәве рухание.
Remove ads
Тормыш юлы
Борис Огородников 1951 елның 10 маенда Чистай шәһәрендә туа. Әтисе — Иоиль Максимович — өй җиһазлары фабрикасы директоры, әнисе — Маргарита Емельяновна — укытучы. Абыйсы — Александр Огородников — танылган совет диссиденты, Россия сәясәтчесе, Россиядә христиан-демократик хәрәкәткә нигез салучыларның берсе[1].
1967 елда урта мәктәпнең 9 нчы сыйныфын тәмамлагач, Борис Чистай сәгать заводына токарь буларак эшкә китә. Велоспорт белән актив шөгыльләнә, спорт мастеры була һәм 1968 елда яшьүсмерләр арасында Россия чемпионы исемен яулый. Велосипедтан тыш, автомобиль ярышлары белән дә мавыккан, ярышларда катнашкан.
1969 елдан 1971 елга кадәр Ерак Көнчыгышта, чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә. Сержант исемендә демобилизацияләнә.
1972 елда, имтиханнар тапшырганнан соң, Мәскәү корыч һәм эретмәләр институтына укырга керә. 1973 елда университеттан куылган. 1974 елда Мәскәү руханилар семинариясенә укырга кермәкче була, ләкин кабул ителми.
1975 елда Рафаил исеме белән монахлыкка күчә. 1976 елда Псков һәм Порхов митрополиты Иоанн (Разумов) тарафыннан иеромонах саны бирелә. 1984 елдан Псков өлкәсенең Порхов шәһәре храмында хезмәт итә.
1988 елның 18 ноябрендә Новгород янындагы Ленинград шоссесының 415 чакрымында һәлакәткә очрый.
Remove ads
Искәрмәләр
Әдәбият
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads