Рафаэль Байдәүләтов
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Байдәүләтов Рафаэль Ибраһим улы (баш. Байдәүләтов Рафаэль Ибраһим улы, рус. Байдавлетов, Рафаэль Ибрагимович)(16 август 1943) — Башкортстан дәүләт һәм хуҗалык эшмәкәре. Россия Бердәм энергетика системасының атказанган хезмәткәре (2003), Башкортстанның атказанган энергетигы (1993), Россиянең ягулык—энергетика комплексының мактаулы хезмәткәре (2003).
Remove ads
Биографиясе
Рафаэль Ибраһим улы Байдәүләтов 1943 елның 16 августында Башкорт АССР-ының Белорет районы Береш авылында туган.
Иваново энергетика институтын тәмамлаганнан соң (1970) Белорет электр бүлү челтәрләрендә эшли, 1979 елдан алып КПСС-ның Башкортстан мәйдан комитеты инструкторы, 1985 елдан — Үзәк электр бүлү челтәрләре директоры урынбасары, 1987 елдан — «Башкирэнерго» берекмәсен «Энерготехсервис» предприятиесе баш инженеры, 1994 елдан — Уфа шәһәр электр челтәрләре директоры, 1997 елдан — «Башкирэнерго» ачык акционерлар җәмгыятенең генераль директоры, 1998 елдан — Башкортстан Хөкүмәте Премьер—министрының 1—се урынбасары, 1999 елдан — Премьер—министры, 2008-2010 елларда Россия Федерациясенең Федераль Җыелышы Федерация Советында Башкортстан Республикасының дәүләт власы башкарма органыннан вәкил, 2011 елдан бирле — «Электрозавод» ачык акционерлар җәмгыятенең тулы хокуклы вәкиле. Башкорстан Республикасы 2—се чакырылыш Дәүләт Җыелышы депутаты.
Remove ads
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
- Кадерле ордены (2004),
- «Башкортстан Республикасында күрсәткән хезмәтләре өчен» (2003)
- 2008 ― Салават Юлаев ордены
- «За заслуги в проведении Всероссийской переписи населения» миналы
- Россия Бердәм энергетика системасының атказанган хезмәткәре (2003)
- Башкортстанның атказанган энергетигы (1993)
- Россия Федерациясенең ягулык—энергетика комплексының мактаулы хезмәткәре (2003)Байдәүләтов Рафаэль Ибраһим улы
- 2023 ― Халыклар дуслыгы ордены (Башкортстан) ― туган көненә 80 ел тулу уңаеннан[1]
Remove ads
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads

