Рафаэль Еникиев

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Рафаэль Еникиев (10 гыйнвар 1942 ел — 27 июль 1993 ел) — галим-педиатр. 1975 елдан Башкорт дәүләт медицина институты укытучысы, шул исәптән 1983 елдан 2-нче педиатрия кафедрасы мөдире, 1987 елдан — пропедевтикалы факультет педиатриясе, бер үк вакытта 1976-1980 елларда Республика балалар клиник хастаханәсенең бүлек мөдире. Медицина фәннәре докторы (1990), профессор (1992). Башкорт АССР-ның атказанган табибы (1987).

Кыска фактлар Рафаэль Еникиев, Туган ...
Remove ads

Биографиясе

Рафаэль Гыйзетдин улы Еникиев 1942 елның 10 гыйнварында Башкорт АССРның Благовар районы Югары Каргалы авылында туган. Морза Еникиевлар нәселеннән[1].

1967 елда Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлый. 19671970 елларда Чишмә үзәк район хастаханәсендә бүлек мөдире була. 1975 елдан Башкорт дәүләт медицина университетында эшли башлый. 1983 елда 2-нче педиатрия кафедрасы мөдире, 1987 елдан — пропедевтикалы факультет педиатриясендә, бер үк вакытта 19761980 елларда Республика балалар клиник хастаханәсендә 30 караватлы эндокринология бүлеген җитәкли.

Профессор Еникиев Рафаэль Гыйзетдин улы — Башкортстан Республикасында балалар эндокринология хезмәтенә нигез салучы[2].

Remove ads

Фәнни эшчәнлеге

Гыйльми эшчәнлеге калкан бизе авырулары этиологиясен, шикәр диабеты, балаларның һәм үсмерләрнең җенси үсеше бозылуын өйрәнүгә багышланган. Балаларда эндокрин авыруларны диагностикалау һәм дәвалау ысуллары һәм Башкортстан шифаханәләренең (шул исәптән Красноусольск һәм Салют) терапевтик факторларын кулланып аларны реабилитацияләү буенча тәкъдимнәр эшләнә һәм медицина практикасына кертелә. 100-гә якын фәнни хезмәт авторы[1]. 1993 елның 10 гыйнварында Уфада вафат була.

Remove ads

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре

  • Башкорт АССР-ның атказанган табибы (1987).

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads