Рафаэль Сибгатуллин
ветеринария галиме, КДВМА доценты From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Рафаэль Сибгатуллин, Рафаэль Сәгыйдулла улы Сибгатуллин (1937 елның 20 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Ворошилов районы, Зур Нөркәй) – ветеринария табибы, ветеринария фәннәре кандидаты (1969), Казан дәүләт ветеринария институтының эпизоотология кафедрасы доценты (1970 елдан). Татарстан АССР атказанган ветеринария врачы (1987). Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты (1996).
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1937 елның 20 мартында Татарстан АССР Ворошилов (1957 елдан Яңа Юл, 1959 елдан Сарман) районы Зур Нөркәй авылында туган.
Зур Нөркәй җидеееллык, район үзәге Теләнче Тамак урта (1954) мәктәпләрен, Казан дәүләт ветеринария институтын (КДВИ, 1965), КДВИ каршында аспирантура (1969) тәмамлаган. Авыл хуҗалыгы хайваннарының аеруча куркыныч йогышлы авыруларын диагностикалау белән шөгыльләнүче махсус фәнни-индикацион лабораториядә тилчә (ящур) һәм башка инфекцияләргә каршы вакцинаны гамәлгә кертүнең иң нәтиҗәле юлларын эзләү белән шөгыльләнә[1].
«Терлекләрдә тилчә авыруын булдырмау чаралары» темасына кандидатлык диссертациясе яклаган (фәнни җитәкчесе ветеринария фәннәре докторы профессор Хөсәен Гали улы Гыйззәтуллин).
1970 елдан ― Н. Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария институтында (1986 елдан Н. Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе, 1994 елдан югары белем бирүче федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе): эпизоотология кафедрасында ассистент, өлкән укытучы, доцент.
Сиксәннән артык фәнни хезмәт авторы, ш.и. :
- 1969 – Сравнительное изучение эффективности различных способов вакцинации против ящура. Казань: Таткнигоиздат(рус.).
Remove ads
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1987 – ТАССР атказанган ветеринария табибы
- 1996 – Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Дәүләт премиясе – эре мөгезле терлекләрдә һәм дуңгызларда туберкулезны диагностикалау, профилактикалау һәм бетерү чаралары комплексын эшләгән өчен (Сафин М. А., Идрисов Г. З., Хазипов Н. З., Акберов Ф. Г., Харитонов М. В., Хамзин Р. А., Тюрикова Р. П. белән берлектә)[2][1]
Искәрмәләр
Чыганаклар
Әдәбият
Тышкы сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads