Рафаэль Сәлимгәрәев
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Сәлимгәрәев Рафаэль Әгъләм улы (7 октябрь 1948 ел) — скульптор, бизәү-кулланма сәнгате рәссамы. 1982 елдан алып СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы. Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы (1995). Россия Федерациясенең почетлы махсус урта белем бирү хезмәткәре (2003).
Remove ads
Биографиясе
Рафаэль Әгъләм улы Сәлимгәрәев 1948 елның 7 октябрендә Уфада туган.
1968 елда 2-нче Уфа педагогия училищесының сәнгать-графика бүлеген, 1979 елда — Башкорт дәүләт педагогия институтының тарих факультетын тәмамлый.
Уфа шәһәрендә яши. Балчык белән эшли. Сәлимгәрәев Рафаэль Әгъләм улы эшләренең күп өлеше — интерьерны бизәү өчен тәгаенләнгән декоратив күләм‑киңлекне чагылдырган композицияләр.
1982 елдан СССР Рәссамнар берлеге, 1995 елдан «Артыш» иҗади берләшмәсе әгъзасы.
1995-2013 елларда 2‑нче Уфа педагогия көллиятендә, 2007 елдан Көнчыгыш икътисади‑юридик гуманитар академиядә укыта.
Рәссамның эшләре Уфада М. В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музеенда, Башкортстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Янгын сүндерү идарәлеге музеенда, Мәскәүдә «Россия сынлы сәнгате» Дәүләт музей-күргәзмә үзәгендә, Магнитогорск картиналар галереясында, Россиядә һәм чит илләрдә шәхси җыелмаларда саклана.
Remove ads
Эшләре
«Кояш ванналары» (шамот утка чыдамлы балчык),таштустак «Чәчкәләр» (шамот, эмаль, глазурь) кече скульптура формалары әйберләре, барельефлар, декоратив таштабаклар, вазалар һәм башкалар.
Күргәзмәләр
Сәлимгәрәев Рафаэль Әгъләм улы — 1974 елдан алып республика, зона, төбәк, төбәкара, Бөтенрусия, Башка Союз һәм чит ил күргәзмәләрендә катнаша. Шәхси күргәзмәләре Вроцлав шәһәрендә (Польша, 1993), Берлин, Дюссельдорф калаларында (Алмания, 1994), Уфа шәһәрендә (2007) үтә.
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
Сылтамалар
http://www.shrb.ru/decorative/salimgareev.htm
http://eng.bashvest.ru/eng/showinf.php?id=17439(үле+сылтама)
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads