Ревматоидлы артрит

From Wikipedia, the free encyclopedia

Ревматоидлы артрит
Remove ads

Ревматоидлы артрит (РА) — тәңгәл, җимергеч, деформацияле, ялкынсынулы полиартропатия белән бергә буыннардан тыш күренешләр һәм әйләнештәге антиглобулин антитәнчекләре (ревматоид факторлары) белән сыйфатланган системалы аутоиммун чир. Хатын-кызлар ешрак чирли.

Кыска фактлар Ревматоидлы артрит, Зыян китерә ...

1.  Ешрак гомернең 4 нче дистәсендә буыннар шешүе белән билгеләнә, гадәттә чук зарарлана (рәс. 24.1а).

2.   Билгеләре

•       Чукның вак буыннарының тәңгәл ялкынсынуы, гадәттә проксималь фаланга ара, дисталь буыннар зарарланмый. Өстәвенә, еш уч-фаланга һәм чук буыннары зарарлана.

•      Хроник ялкынсыну өчен буыннарның икенчел нигезсезлеге өлешчә тайпылуга һәм буыннар деформациясенә китерә ала, мәсәлән уч-фаланга буыннарында терсәк тайпылышы (рәс. 24.1б).

•      Сирәк очракта табан, җилкә, терсәк, бот буыннары һәм умырткалыкның муен өлеше буыннары җәлеп ителә.

•      Тире күренешләре: сөякле чыгынтыларда ревматоидлы төерләр (рәс. 24.1в), тире җәрәхәтләнүенә китерә алган васкулит (рәс. 24.1г) һәм гангреноз пиодермия (сирәк).

3.   Өзлегүләр

•      Үпкә төерләре һәм фиброз.

•      Мультифокаль нейропатия.

•      Сепсислы артрит.

•      Икенчел амилоидоз.

•      Беләзек туннель синдромы.

4.    Дәвалау. СЯКЧ, алтын тозлары, Д-пеницилламин, гидроксихлорохин, сульфасалазин, глюкокортикоидлар һәм цитостатиклар куллану.

5.    Офтальмологик күренешләре. Коры кератоконъюнктивит (икенчел Шегрен синдромы), склерит, җәрәхәтле кератит, өске кыек мускулның булдырылган сеңер җиңсәсе синдромы (сирәк).

Remove ads

Искәрмәләр

Чыганаклар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads