Рим Каланов

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Рим Каланов (20 июль 1955 ел) — галим-хирург, онколог. Медицина фәннәре докторы (1995), профессор (1996). Башкортстан Республикасының атказанган табибы (1997), Башкортстан Республикасының сәламәтлек саклау отличнигы (2005)[1].

Кыска фактлар Рим Каланов, Туган ...
Remove ads

Биографиясе

Рим Гариф улы Каланов 1955 елның 20 июлендә БАССР‑ның Краснокама районы Иске Нугай авылында туа.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, югары белем алу теләге егетне Башкорт дәүләт медицина университетына алып килә, вузны ул 1980 елда тәмамлый. Диплом алганнан соң, хезмәт эшчәнлеген башлый һәм 1984 елга кадәр шунда эшли.

1989 елдан Башкорт дәүләт медицина институты, аннары, югары уку йортының атамасы үзгәртелгәч, Башкорт дәүләт медицина университетында укыта, шул ук вакытта 1992 елдан Уфаның ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә табиб, 1995 елга кадәр бүлек мөдире булып эшли. 2012 елдан алып Рим Гариф улы хезмәт юлын Г. Г. Куватов исемендәге Җөмһүрият клиник хастаханәсе табибы булып дәвам итә[1].

Remove ads

Фәнни эшчәнлеге

Каланов Рим Гариф 350‐дән артык фәнни хезмәт һәм 28 уйлап табу авторы, аның фәнни эшчәнлеге онкология, эренле хирургия, колопроктология өлкәсенә багышланган. Башкортстан Республикасының дәвалау практикасында Рим Гариф улы тарафыннан эшләнгән юан эчәк яман шешен хирургик дәвалау алымы кулланыла.[1].

Хезмәтләре

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

  • Башкортстан Республикасының атказанган табибы (1997)
  • Башкортстан Республикасының сәламәтлек саклау отличнигы (2005)

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads