Ринат Билалов
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Ринат Билалов, Ринат Вагыйз улы Билалов (Ринат Вагизович Билалов[1]; 1971 елның 19 мае, Венгрия) ― журналист һәм медиаменеджер, «Бизнес Online» басмасының журналистлар коллективының элеккеге җитәкчесе, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы (2020 елдан)[2].
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1971 елның 19 маенда Венгриядә туган. Журналистикага 1988 елда Чаллыда «Знамя коммунизма» газетасына штаттан тыш хәбәрче булып килгән. Казан дәүләт университетының журналистика, социология һәм психология факультетын тәмамлаган. 90нчы елларда ул «Камгэсэнергострой» гаммәви оешманың корпоратив массакүләм мәгълүмат чарасында, «Три точки» яшьләр газетасында, «Аргамак» журналында эшләгән, Татарстан Телевидение һәм радиотапшырулар буенча дәүләт комитетының Чаллы шәһәрендәге редакциясе редакторы булган, «Новый город» басмасын нәшер иткән.
1996 елда «Аргамак» журналы редакциясе кушуы буенча Сембергә барып, җирле милли хәрәкәт турында «Сембердә — дөмбер» исемле язмасын чыгара.
2000 елда «Восточный экспресс» гәзите Р.Билаловның Чаллыдагы милли хәрәкәт турында мәкаләсен бастыра.[3] Мәкалә ТИҮ җитәкчеләренең берсе Рафис Кашапов адресына хурлаулар белән тулы. Автоградтагы ул заманда көчле милли хәрәкәтенә түбәнсетеп карау бар.
2004—2006 елларда «Восточный экспресс» газетасының баш мөхәррире булган, 2006—2008 елларда «Молодежь Татарстана» газетасын җитәкләгән. 2008—2015 елларда «Бизнес онлайн» эшлекле электрон газетасы шеф-редакторы.
2015 елның июненнән «Татспиртпром» АҖ генераль директорының мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары. 2017—2020 елларда генераль директор буларак «Бизнес онлайн. Закамье» басмасын җитәкләгән.
Remove ads
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 2005 ел ― «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads