Рифкать Миңнеханов

From Wikipedia, the free encyclopedia

Рифкать Миңнеханов
Remove ads

Рифкать Миңнеханов, Рифкать Нургали улы Миңнеханов, рус. Минниханов Рифкат Нургалиевич (1955 елның 1 июне, ТАССР, Балык Бистәсе районы, Яңа Арыш авылы) — РФ ЭЭМ ТР буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы (1997-2016), полиция полковнигы, техник фәннәр докторы (2000). Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы (2023).[2] һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты (2023)[3]. Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы әгъзасы (2023 елдан)[4].

Кыска фактлар Рифкать Миңнеханов, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

Thumb

1955 елның 1 июнендә ТАССР Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында туган. «инженер-электрик» белгечлеге буенча Казан югары хәрби-инженерлык укуханәсен тәмамлаган (1977). 1977-1982 елларда Алманиядә хәрби хезмәт үткән. Адъюнктура тәмамлый, кандидатлык (1989), «Махсус билгеләнгән мәгълүмат системаларын төзегәндә һәм кулланганда ачык системалар технологияләрен куллану» (рус. Использование технологий открытых систем при создании и эксплуатации распределенных информационных систем специального назначения) темасына докторлык (2000) диссертацияләре яклый.

  • 1982-1989 Казан югары хәрби-инженерлек укуханәсендә хезмәт итә, 1990-1992 укытучы.
  • 1992-1997 ТР ЭЭМ ДАИ идарәсе башлыгы урынбасары — мәгълүмат белән тәэмин итү һәм оператив хәл кылу бүлеге башлыгы.
  • 1997-2016[5] РФ ЭЭМ ТР буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы — ТР буенча юл хәвефсезлеге баш дәүләт инспекторы.
  • 2023Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы һәм президенты.[3]
Remove ads

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • Татарстан эчке эшләр органнарының атказанган хезмәткәре.
  • Батырлык ордены
  • 2004 «Ел җитәкчесе» республика бәйгесе җиңүчесе.
  • 2006 «Хәрби хезмәттәшлек өчен» медале
  • 2024 ― «Ел медиа шәхесе» номинациясендә «Бәллүр каләм» бәйгесе җиңүчесе[6]

Гаиләсе

Хатыны, ике улы.

Искәрмәләр

Чыганаклар

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads