Роберт Шәрәфиев
техник фәннәр докторы (Уфа, Россия) From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Роберт Шәрәфиев, Роберт Гарәфи улы Шәрәфиев (1947 елның 20 июне, СССР, РСФСР, ТАССР, Ворошилов районы, Теләнче-Тамак) – техник фәннәр докторы (1999), Уфа дәүләт нефть техника университеты (УДНТУ) профессоры. РФ Табигый фәннәр (2001) һәм Технология фәннәре (2003) академияләренең хакыйкый әгъзасы. Россия Федерациясенең мактаулы машина төзүчесе (2001).
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1947 елның 20 июнендә Татарстан АССР Ворошилов (хәзерге Тукай) районы Теләнче-Тамак авылында туган. Теләнче-Тамак урта мәктәбен тәмамлагач (1966), 1966―1969 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә.
«Инженер-механик» белгечлеге буенча Уфа нефть институтын тәмамлаган (УНИ, 1974). 1976―1979 елларда ― УНИның студентлар профкомы рәисе.
1980―1983 елларда аспирантурда укыган. Техник фәннәр кандидатлыгына (1983) һәм докторлыгына (1999) диссертацияләр яклаган. Докторлык диссертациясенең темасы: «Нефть-газ химиясе җиһазлары иминлеген сынау һәм эксплуатацияләү параметрлары белән тәэмин итү»[1].
1986 елдан ― РСФСР Минвузы карары белән УНИда яңа оештырылган «Нефть аппаратлары төзелеше технологиясе» кафедрасында өлкән укытучы.[2].
2001―2002 елларда ― Россия Хәрби фәннәр академиясе профессоры.
2002 елдан ― РФ Технология фәннәре академиясенең Башкортстандагы бүлеге президенты.
2003 елдан ― УДНТУның Нефть-газ машина төзелешендә металл технологиясе кафедрасы профессоры.
Remove ads
Фәнни кызыксынулар өлкәсе
Сәнәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү, катлаулы техник системалар элементларының калдык ресурсын бәяләү өлкәсендә белгеч. Аның җитәкчелегендә эксплуатациядә булган торбаларның яраклылыгын контрольдә тоту һәм бәяләү, сынау һәм эксплуатацияләү параметрлары буенча җиһазлар ресурсын бәяләү методикалары һ. б. эшләнгән. Башка авторлар белән берлектә 250 басма эш, шул исәптән 15 монография язган. 6 уйлап табу авторы[3] [4]
Remove ads
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 2001 – Россия Федерациясе сәнәгать, фән һәм технологияләр министрлыгының мактаулы машина төзүчесе[3]
Әдәбият
- Шәрәфиев Роберт Гарәфи улы. // Сарман районы энциклопедиясе (төзүче-мөхәррире Дамир Гарифуллин). Яр Чаллы: «Идел-йорт» нәшрияты, 2004 ел, 339нчы бит.
Сылтамалар
- Шарафиев Роберт Гарафиевич. wiki02.ru(рус.)
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads