Роксана
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Роксана (авест. Raoxšna Roxana; бор. грек. Ῥωξάνη; лат. Roxana; фар. روشنک; таҗ. Рушанак; бор. иран *Raṷxšnā- «балкып торучы»)[2], якынча 342 б. э. к. — 309 б. э. к.) — Согд[3][4][5][6] яки Бактрия[7] принцессасы, Искәндәр Зөлкарнәйннең хатыны.


Remove ads
Тормыш юлы
Роксана якынча б. э. к. 340 елда Бактрия һәм Согдиана сатрапы Бесска хезмәт иткән Оксиарт исемле җирле Бактрия түрәсе гаиләсендә туган. Искәндәр Зөлкарнәйн гаскәрләре якынлашканда Оксиарт хатыннарын һәм балаларын Согдиана Кыясы дип аталган басып алынмаслык ныгытмага җибәрә. Ләкин македониялеләр һөҗүме астында ныгытма б. э. к. 327 елда бирелә һәм анда яшәүчеләрнең барысы да, шул исәптән Оксиартның хатыннары һәм балалары да Искәндәр әсирләре булалар.
Рим тарихчысы Курций Искәндәр Роксананы әтисе 30 башка затлы кыз белән бергә патшаны күңел ачу өчен алып килгән мәҗлестә күргән дип яза[8]. Искәндәр Роксанага өйләнә, патшаның иптәшләре яшерен ризасызлык белдерәләр[9]. Никах шулай ук сәяси яктан файдалы була, чөнки ул Согдиана армиясен Искәндәргә тугрырак итә[10].
Роксана Искәндәрне Һиндстанга сәфәрдә һәм Вавилонга кайтуда (б. э. к. 326—324 ел) озата барган. Һиндстанда аларның беренче улы б. э. к. 326 елның ноябрендә туганда яки тугач үлгән[11]. Походтан кайткач Искәндәр Фарс патшасы Дарий III кызы Статирага һәм патша канлы тагын бер фарсы кызына өйләнә.
Б. э. к. 323 елда Искәндәр кинәт вафат була, Роксана йөкле кала, тиздән аның улы туа, аны Искәндәр (Искәндәр IV) дип атый. Роксана һәм сабый Искәндәр таркалган империянең сәяси интригалары үзәгендә калалар. Роксана регент Пердикка хуплавы белән Статираны үтергән[12].
Пердикка үлгәч, Роксана улы белән Македониянең Амфиполь шәһәрендә Антипатр тәрбиясендә яши. Аның үлеменнән соң, версияләрнең берсе буенча, Роксанага һәм аның кечкенә улына уңышсыз һөҗүм ясала. Аны оештыруда Филипп III Арридейның хатыны Эвридика катнашкан дип фаразлана. Б . э. к. 318 елда Роксана улы белән Эпирга Искәндәр Зөлкарнәйннең әнисе Олимпиада янына качарга мәҗбүр була, б. э. к. 317 елда аның белән бергә гаскәр башында Македониягә керә. Македония сугышчылары Искәндәрнең әнисен, улын һәм хатынын күргәч, хакимиятне Олимпиадага тапшыралар, ул оныгы исеменнән патшалык итә. Бер елдан да кимрәк вакыттан соң Антипатрның улы Кассандр Олимпиаданы Пиднада чигендерә, аның янында улы белән Роксана да була.
Б. э. к. 316 елда Олимпиада диадох Кассандр тарафыннан җәзалап үтерелә, ә патша өстенлекләреннән мәхрүм ителгән Роксананы улы белән Амфиполь ныгытмасына биклиләр[13]. Кассандр боерыгы буенча 14 яшьлек Искәндәр һәм аның әнисе Роксана б. э. к. 309 елда яшерен рәвештә үтерелгәннәр.
Remove ads
Хәтер
Роксана хөрмәтенә 1891 елда ачылган астероид (317) Роксана дип атала.
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads