Роман Прокопьев

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Прокопьев Роман Прокопьевич — сугыш һәм хезмәт ветераны.

Кыска фактлар Роман Прокопьев ...

Кыскача биогрфиясе

Сырья авылында 1921 елның 7 маенда туган. Сырья мәктәбендә укып  башлангыч белем ала һәм  колхозда бик яшьли хезмәт юлын башлый.

Совет Армиясендә хезмәте һәм Бөек Ватан сугышында катнашу

1940 елда Кызыл Армия сафларына алына, Монголия Халык Республикасында хезмәт итә. Бөек Ватан сугышы башлангач десантчылар хәзерләү курсын үтә, дошман тылына җибәрелә. 1944 елга кадәр партизаннар отряды составында немец-фашист илбасарларга каршы көрәштә катнаша, батырлык үрнәкләре күрсәтә. Илебез җирләре азат ителгәч Белоруссия фронты гаскәрләре составында Европа илләрен азат итүдә катнаша. Сугышны Германия җирендә тәмамлый.

Remove ads

Фронтта алган бүләкләре

Сугыштагы батырлыклары өчен Р.П.Прокопьев Икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, күп медальләр белән бүләкләнә.

Сугыштан соңгы хезмәт юлы

Тыныч тормышка кайткач Р.Прокопьев Чепьядагы Г.Димитров исемендәге МТСта озак еллар электрик булып эшләде. 1981 елдан соң «Труд» күмәк хуҗалыгының ашлык киптерү агрегатында, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү идарәсенең йон тетү агрегатында эшләде.

Вафаты

1994 елда вафат булды.

Чыганаклар:

Балтач энциклопедиясе, I том, 2006

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads