Россия Федерациясенең халык артисты

РФ мактаулы исеме From Wikipedia, the free encyclopedia

Россия Федерациясенең халык артисты
Remove ads

Россия Федерациясенең халык артисты (рус. Наро́дный арти́ст Росси́йской Федера́ции) — Россия Федерациясенең дәүләт бүләкләре системасына керүче мактаулы исем. Театр, музыка, цирк, эстрада һәм кино сәнгате өлкәсендәге зур уңышлар өчен бирелә.

Кыска фактлар Россия Федерациясенең халык артисты, Ил ...
Remove ads

Исем бирү өчен нигезләр

«Россия Федерациясенең халык артисты» югары мактаулы исеме илнең мәдәниятен үстерүгә һәм саклауга, яшь буын артистларын формалаштыруга зур өлеш керткән һәм җәмәгатьчелек һәм һөнәри бергәлек тарафыннан киң танылу алган, югары сәнгать образлары, музыкаль әсәрләр, концерт һәм цирк программалары, театр һәм кинематографик рольләр тудырган һәм аларны башкарган Россия артистларына, балетмейстерларына, дирижерларга, драматургларга, композиторларга, режиссерларга, хормейстерларга, музыкаль башкаручыларга бирелә.

«Россия Федерациясенең халык артисты» дигән мактаулы исем, кагыйдә буларак, «Россия Федерациясенең атказанган артисты» яки «Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе» мактаулы исемнәре бирелгәннән соң 10 ел үткәч (беренче партияләрне башкаручы балет артистларына — 5 елдан да соңга калмыйча) бирелә[1]

.

Remove ads

Бирү тәртибе

Россия Федерациясе Президенты мәдәният хезмәткәре көнен бәйрәм итү алдыннан (25 март) елга бер тапкыр «Россия Федерациясенең халык артисты» дигән мактаулы исем бирү турында указ чыгара.

Исем тарихы

Беренче тапкыр «Республиканың халык артисты» дигән мактаулы исем Совет хөкүмәте тарафыннан 1919 елда гамәлгә куела. Беренче халык артистлары арасында — композитор Александр Глазунов(рус.) (1922), җырчылар Фёдор Шаляпин (1918) һәм Леонид Собинов(рус.) (1923). СССРда 1936 елдан 1991 елга кадәр «РСФСР халык артисты» исеменнән соң «СССР халык артисты» исеме бирелә.

1931 елның 10 августында «РСФСР халык артисты» һәм «РСФСР атказанган артисты» исемнәре гамәлгә куела.

Дәүләт исеме «Россия Совет Федератив Социалистик Республикасы»ннан «Россия Федерациясе» итеп үзгәртелгәннән соң, (кара: 1991 елның 25 декабрендәге 2094-I номерлы РСФСР Законы) барлык мактаулы исемнәрнең атамаларында «РСФСР» исеме «Россия Федерациясе» сүзләренә алмаштырыла[2][3].

1995 елда Россия Федерациясе Президентының 1341 нче Указы белән яңа күкрәк билгеләре белән мактаулы исемнәр яңадан гамәлгә куела.

«Россия Федерациясенең халык артисты» мактаулы исеме Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясенең мактаулы исемнәрен билгеләү, Россия Федерациясенең мактаулы исемнәре турында нигезләмәләрне раслау һәм Россия Федерациясенең мактаулы исемнәренә күкрәк билгесе тасвирламасын раслау турында 1995 елның 30 декабрендәге[4] 1341 номерлы Указы белән билгеләнә[5]. Шул ук указ белән мактаулы исем турында башлангыч Нигезләмә раслана, анда түбәндәге сүзләр була:

«Россия Федерациясенең халык артисты» мактаулы исеме «Россия Федерациясенең атказанган артисты» яки «Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелгәннән соң биш елдан да соңга калмыйча, илнең мәдәниятенә зур өлеш керткән һәм киң җәмәгатьчелек тарафыннан танылу алган, спектакльләр, кинофильмнар, телеспектакльләр, телефильмнар, концерт, эстрада, цирк программалары, музыкаль, телевизион һәм радиотапшырулар әзерләүче артистларга, режиссерларга, балетмейстерларга, дирижерларга, хормейстерларга, музыкаль башкаручыларга бирелә

.

Мактаулы исем турындагы яңа Нигезләмә Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясе дәүләт бүләкләү системасын камилләштерү чаралары турында» 2010 елның 7 сентябрендәге 1099 номерлы Указы белән расланган[6].

Remove ads

Күкрәк билгесе

Thumb
«РСФСР халык артисты»ның күкрәк билгесе

Күкрәк билгесе Россия Федерациясенең мактаулы исемнәре өчен бердәм формада була һәм көмештән әзерләнә. Ул 40 мм биеклектә һәм 30 мм киңлегендә лавр һәм имән ботакларыннан барлыкка килә торган овал тәкыя формасына ия.

Ботакларның аста кисешкән очлары тасма белән бәйләнгән. Тәкыяның өске өлешендә Россия Федерациясе Дәүләт гербы урнашкан. Ал (уң) якта, үзәк өлештә, тәкыяга мактаулы исем атамасы язылган картуш урнаштырылган. Арт (сул) якта күкрәк билгесен киемгә беркетү өчен булавка бар. Күкрәк билгесе күкрәкнең уң ягында беркетелеп йөртелә.

2010 елның 7 сентябреннән соң бирелгән «Россия Федерациясенең халык артисты» мактаулы исеменең күкрәк билгесе алтын белән йөгертелгән.

Remove ads

Галерея

Әдәбият

  • Щеголев К. А. Современные награды России. Традиции и преемственность М.: Вече, 2009, стр. 348. ISBN 978-5-9533-3696-3
  • Винокуров В. А. Система государственных наград Российской Федерации: история, современность и перспективы развития. М.: Дело, 2012. стр. 243. ISBN 978-5-7749-0725-0
  • Гончаров А. И. Наградная система Российской Федерации. М.: Посев, 2010, стр. 254.

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads