Рудольф Кирайдт
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Кирайдт Рудольф Иванович (1 гыйнвар 1939, Опочка, Псков өлкәсе — 13 апрель, Уфа, Башкортстан) — архитектор[1][2][3], рәссам[4][5][6], педагог, 1974 елдан Башкортстан Архитекторлар берлеге әгъзасы, 1981 елдан БАССР-ның атказанган төзүчесе, 1996 елдан Россия Федерациясенең атказанган архитекторы.

Remove ads
Биографиясе
1939 елның 1 гыйнварында Псков өлкәсенең Опочка шәһәрендә туган. Бөек Ватан сугышы чорында бөтен гаилә Уфага эвакуацияләнә. 1968 елда Мәскәү архитектура институтын тәмамлый. Борис Григорьевич Бархиның укучысы.
1961 елдан «Башкиргражданпроект» институтында эшли башлый, шулай ук бер вакытта 1977-1984 елларда — Уфа дәүләт нефть техника университеты укытучысы, 1988 елдан — «Альтернатива», 1989 елдан — «Коду» проект оешмаларында эшли. 1992 елда «КИРСС» проекты остаханәсенә нигез төзәүче һәм директоры[7] ә 1999 елдан — директор урынбасары, һәм бер үк вакытта, 2004 елдан — архитектор-реставратор.
Башкортстан Дәүләт төзелешенең Почет грамотасы, «Башкортстан Республикасының архитектурасында казанышлары өчен» Архитекторлар берлегенең медале белән бүләкләнә.
Remove ads
Мирасы
Башкортстанда 200-дән артык торак һәм җәмәгать биналары проектлары, реконструкцияләү һәм реставрацияләү авторы.
Уфада, 1976 елда, 35-нче урта мәктәп бинаһы, 1980 елда — Уфа авиацион техникумының яңа бинасы, 1981 елда — Черниковканың Төньяк бистәсендә (Вологда урамы, 23) 12-катлы «түгәрәк» торак йорты (индивидуаль проект буенча) проектларын[8], 1982 елда — Телеүзәк бистәсендә 12 катлы йортлар, 1991 елда Яңавыл бистәсендә киртләч тибында беренче торак йортлар проектларын эшли.
1989-1998 елда Черниковкада «Лалә-Тюльпан» мәчет бинасы проектының автордашы. 2002 елда, кызы Анна белән бергә, «Ассы» дәвалау‑савыктыру шифаханасе корпусы проектын эшли. 2003 елда Воскресение Христова соборын проектлый[9], ул 1932 елда юк ителгән Уфаның Воскресенский соборы образында төзелә, әммә аның төгәл реконструкциясе түгел.
1980-1985 елларда реставрация һәм реконструкцияләү проектлары авторы — Александр чиркәве урынында Профсоюзлар сарае (Киров урамы, 1; хәзер — архитектура комарткысы[10]) Рудоль Авсахов белән бергә [11], Килем мәчете һәм Килем сарае[12] «Президент-Отель» кунакханәсе, Стәрлетамак кала Мәдәният сарае, Стәрлетамак рус дәүләт драма театры фасады.
Remove ads
Әдәбият
- Донгузов К. А. Союз архитекторов Республики Башкортостан: традиции и современность. — Уфа. — 1998.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads