Рәмзия Габделхакова
шагыйрә, прозаик From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Рәмзия Габделхакова, Рәмзия Гайса кызы Габделхакова (Юнысова) (1959 елның 2 ноябре, ТАССР, Чирмешән районы, Иске Үтәмеш) — шагыйрә, прозаик, журналист. Татарстанның журналистлар (2000 елдан) һәм язучылар (2003 елдан) берлекләре әгъзасы. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2015), Ш. Бикчурин (1998), С. Сөләйманова (2006, 2019), Фатих Хөсни (2025), Рафаил Төхфәтуллин (2025) исемендәге әдәби премияләр лауреаты.
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1959 елның 2 ноябрендә Татарстан АССР Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылында туган. Хәзер Әлмәт шәһәрендә яши.
Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультетын тәмамлаган.
Сәүдә системасында, җирле радиотапшырулар редакцияләрендә, Лениногорск районында чыгучы «Заман сулышы» газетасында хезмәт күрсәтә.[2]
Дөнья күргән китаплары
- Кар өстендә миләшләр. Шигырьләр. Лениногорск, 1996;
- Көзге яшен. Шигырьләр. Казан, 2005;
- Көмеш тун. Хикәяләр. Казан, 2006;
- Тау артында кояш бар. Роман һәм хикәяләр. Казан, 2011;[3]
- Нишләттегез Гөлкәйне?! Повестьлар. Казан, 2014
- Канатсыз очыш. Повесть һәм хикәяләр. Казан, 2019
Җыентыкларда
Remove ads
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1998 — Ш. Бикчурин исемендәге премия — «Чишмә җыры» әлманахында (Лениногорск) басылган шигырьләре өчен[4]
- 2006 — С. Сөләйманова исемендәге премия — кызыксындыру премиясе.
- 2015 — Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре
- 2019 — С. Сөләйманова исемендәге премия — төп премия[5].
- 2025 — Фатих Хөсни исемендәге премия — Елның иң яхшы проза әсәре өчен[6]
- 2025 — Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия («Әдәбият» номинациясендә җиңүче)[7]
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads