Рәсимә Гыйльманова

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Гыйльманова Рәсимә Хәмбәл кызы (3 гыйнвар 1963 ел) — географ, геоморфолог. Техник фәннәр докторы (2010), профессор.

Кыска фактлар Рәсимә Гыйльманова, Туган ...
Remove ads

Биографиясе

Рәсимә Хәмбәл кызы Гыйльманова 1963 елның 3 гыйнварында БАССРның Благовар районы Иске Шырлык авылында[1] туган. 1986 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый. Укыган вакытта ук, 1980 елдан Башкортстан нефть гыйльми тикшеренү һәм проект институтында эшли.

Университетны тәмамлаганнан соң 1986 елдан «Нефтеотдача» гыйльми техник университетында эшли.

1991 елдан бирле «Нефтегазтехнология» гыйльми җитештерү берләшмәсендә төп геолог вазифасында хезмәт итә. 1997 елдан алып биредә ук өлкән гыйльми хезмәткәр, 2000 елдан — баш технолог, 2003 елдан — директор урынбасары вазифаларын били.

Remove ads

Фәнни эшчәнлеге

Фәнни-җитештерү эшчәнлеге нефть һәм газ яткылыкларын үзләштерүгә һәм файдалануга бәйле. Р. Х. Гыйльманова катнашлыгында күп катламлы яткылыкларны эшкәртүнең геотехнологик нигезләре камилләштерелә, геофизик мәгълүматны анализлау, яткылыкларының геолог математика модельләрен эшләү, яткылыкларны суландыру системасын камилләштерү методикалары эшләнә. Эш нәтиҗәләре «Татнефть» ААҖ-дә кулланыла[1].

Р. Х. Гыйльманова — 50 дән артык фәнни хезмәт һәм 2 уйлап табу авторы.

Төп гыйльми хезмәте

Разработка нефтяных пластов в поздней стадии. Т.1. Геология и разработка нефтяной залежи в поздней стадии. М., 2004 (автордаш).

Remove ads

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads