Россия Фәннәр академиясенең Уфа фәнни үзәге

From Wikipedia, the free encyclopedia

Россия Фәннәр академиясенең Уфа фәнни үзәге
Remove ads

Россия Фәннәр академиясенең Уфа фәнни үзәге — Башкортстан Республикасының Россия Фәннәр академиясе карамагындагы фәнни оешмасы.

Кыска фактлар Оештырылган, Президент ...

Россия Фәннәр академиясенең Уфа гыйльми үзәге ССРБ Министрлар Шурасы карары белән 1951 елның 12 маенда оештырыла. Бу дәвердә ул ССРБ Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалы исемен йөртә. 1961 елда үзәкләштерү сәясәте нәтиҗәсендә оешма тулаем РСФСР хөкүмәте карамагына тапшырыла. Бары тик 1967 елда гына ул үз хокукларын кире кайтаруга ирешә. Атамасын кат-кат үзгәрткәч, 1993 елда оешма бүгенге исемен ала. Россия Фәннәр академиясенең Уфа гыйльми үзәге әлеге көндә 13 фәнни-тикшеренү институтын берләштерә.

Remove ads

Тарихы

  • 1951 ел. СССР Фәннәр академиясе Башкортстан филиалына (ССРБ ФА Б) нигез. Составы: Биология институты, Тарих, тел һәм әдәбият институты, Тау-геология институты, икътисади эзләнү секторы һәм химия секторы.
  • 19611963 еллар. СССР Фәннәр академиясендә барган үзгәртеп корулар барышында СССР Фәннәр академиясе Башкортстан филиалы учреждениеләренең күпчелеге ССРБ Фән һәм техника буенча дәүләт комитетына тапшырыла.
  • 1967 ел. СССР Фәннәр академиясе Башкортстан филиалы төзелә. Составы: Геология институты, Химия институты, Биология институты, Тарих, тел һәм әдәбият институты, биохимия һәм цитохимик бүлеге, икътисади эзләнү бүлеге.
  • 1987 ел. СССР Фәннәр академиясе Башкортстан филиалы нче елда СССР Фәннәр академиясенең Җаек үзәгендәге Башкортстан фәнни үзәге итеп үзгәртелә.
  • 1992 ел. Россия Фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәге үз аллы төбәк фәнни үзәге итеп бүлеп чыгарыла.
Remove ads

Төп бүлекчәләре

  • Ботаника бакча-институты (Россия Фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәге)
  • Биология институты (Россия Фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәге)
  • Биохимия һәм генетика институты (Россия Фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәге)
  • Геология институты (Россия Фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәге)
  • Тарих, тел һәм әдәбият институты (РФА Уфа фәнни үзәге)
  • Математика институты белән аның исәпләү үзәге (Россия Фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәге)
  • Механика институты (Россия Фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәге)
  • Нефтехимия һәм катализ институты (Россия Фәннәр академиясе)
  • Органик химия институты (Россия Фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәге)
  • РФА Металларның үтә сыгылмалылыгы проблемалары институты (Россия Фәннәр академиясе)
  • Социаль-икътисади эзләнү институты (Россия Фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәге)
  • Молекулалар һәм кристаллар физикасы институты (Россия Фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәге)
  • Р. Г. Кузеев исемендәге этнологик эзләнү институты (Россия Фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәге)
Remove ads

Рәисләре

  • 1951-1956 — Г. В. Вахрушев
  • 1956-1964 — Р. Д. Оболен
  • 1967-1984 — С. Р. Рафиков
  • 1984-1993 — Г. А. Толстиков
  • 1993-2006 — Р. И. Нигматуллин
  • 2006-2010 — М. С. Юнысов
  • 2011 елдан — У. М. Джемилев

Билгеле галимнәре

Чыганак

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads