Салават Юлаев һәйкәле (Уфа)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Салават Юлаевка һәйкәл — Уфа шәһәрендә 1967 елда куелган һәйкәл. Башкортстанның халык шагыйре, 1773-1775 елларның крестьян сугышы батыры Салават Юлаевка (1754-1800) багышланган сын әсәре.
![]() | |
Салават Юлаев (фильм). | |
noicon | |
Помощь по воспроизведению |
Remove ads
Тарих
Салават Юлаев һәйкәле 1967 елда Уфа шәһәренең көньягында Агыйдел елгасы буендагы текә ярга куелган.[1]
Автор-сынчысы — Сосланбәк Тавасиев, 3 елдан соң ССРБ Дәүләт премиясенә, ә соңрак Сәнгать академиясенең Алтын медаленә лаек була.
Мигъмары — Исмәгыйль Гайнетдинов.
Бу скульптура — Русиядә иң зур атлы статуя. Һәйкәлнең биеклеге 9,8 метр, авырлыгы – 40 тонна.
Корылышы

Һәйкәл Салават Юлаевны атта утырган итеп күрсәтә. Салават уң кулына камчы (чыбыркы) тоткан. Һәйкәл бронзалатылган чуеннан ясалган, һәйкәл нигезе тимер-бетоннан ясалган вә гранит плитәләр белән капланган.
Постамент нигезе тактала башкорт һәм рус телләрендә:
Башҡорт халҡының милли батыры
САЛАУАТ ЮЛАЕВҠА
һәйкәл 1967 йылда һалынды
скульпторы Тавасиев С. Д.
архитекторы Ғәйнетдинов И. Ғ.
Национальному герою
башкирского народа
САЛАВАТУ ЮЛАЕВУ
памятник сооружен в 1967 году
скульптор Тавасиев С. Д.
архитекторы Гайнутдинов И. Г.
дип язылган.
Remove ads
Ремонт
- 2024 елда һәйкәл үзе һәм аның астындагы курган авария хәлендә дип табылган, һәйкәлне сүтеп алып, Уфада махсус цехта реставрация уздырырга карар ителгән[2].
- 2025 елның 30 июнендә һәйкәлне реконструкцияләү һәм реставрацияләү проектына старт бирелгән. Һәйкәлне реконструкцияләү 2027 ел ахырына кадәр диярлек дәвам итәчәк, яңартылган комплекс тулаем алганда үзенең 60 еллыгына ачылырга тиеш[3].
Кызыклы фактлар
- Төнлә һәйкәл астан яктыртыла.
- Һәйкәл Башкортстанның җиде могҗизасы исемлегенә кергән.[4]
- Һәйкәл Башкортстан гербында сурәтләнгән.
Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads