Самарий

From Wikipedia, the free encyclopedia

Самарий
Remove ads

Самарий (лат. Samarium, Sm) — Менделеевның периодик таблицасының 6 период элементы. Тәртип номеры - 62. Лантаноидлар төркеменнән. Гади матдә самарий — каты металл, ак төстә.

Кыска фактлар ... хөрмәтенә аталган, Материал төре ...
Remove ads

Символы

Самарий элементының символы — Sm (Самарий тип укыла).

Тарихы һәм атаманың килеп чыгышы

Элемент самарскит минералыннан аерып алынган ((Y,Ce,U,Fe)3(Nb,Ta,Ti)5O16). Бу минерал 1847 елда урыс тау инженеры, полковник В. Е. Самарский-Быховец хөрмәтенә аталган (шул минерал өлгесен тикшеренүгә алырга рөхсәте өчен немец химигы Генрих Роза тәкъдиме буенча)[7]. Самарскитта яңа, моңача билгеле булмаган француз химик элемент табылган спектроскоп ысулы белән 1878 елда Делафонтен һәм 1879 елда Лекок де Буабодран тарафыннан табылган. Бу 1880 елда Швейцария химигы Ж. де Мариньяк ачыш булуын раслый. Элемент минерал буенча самарий дип атала; Бу тарихта чын кеше исеме бирелгән беренче очрак, шуңа кадәр мифологик персонажлар исеме кушыла торган булган[8][9]. Беренче тапкыр саф самарий ХХ гасыр башында гына бүлеп алына.

Remove ads

Табигатьтә

Җир кабыгында самарий нисбәте — 8 г/т, океан суларында — 1,7×10−6 мг/л[10].

Ятмалары

Самарий лантаноидлар составына керә, аларның ятмалары Кытай, АКШ, Казакъстан, Рәсәй, Украина, Австралия, Бразилия, Һиндстан, Скандинавия дәүләтләрендә табылган.

Чыгарып алу

Металлик самарий җитештерү структурасына һәм икътисади күрсәткечләргә ярашлы рәвештә, металлургия һәм электролитик ысуллар белән алына. Дөньяда самарий чыгарып алу берничә йөз тонна белән дип бәяләмә бирелә, күбесе монацит комнан ион алмаштыру ысуллары белән чыгарыла.

Физик үзенчәлекләре

Самарий металлы — тышкы күренеше белән кургашка, ә механик үзенчәлектәре буенча — цинкка охшаган.

Искәрмәләр

Әдәбият

Чыганаклар

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads