Сания Хантимерова
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Сания Хәсән кызы Хантимерова (13.02.1945, Казан) - балет артисты.
Казан мәктәпләреннән сайлап алынган бер төркем укучылар белән Ленинград хореография училищесына юл тота. Казанга балерина булып кайта.
Сания Татар балет сәхнәсендә хатын-кыз образларын иҗат итә. Татар композиторлары әсәрләрендә: Сөембикә (“Шүрәле”), Сәрви («Су анасы»), Зөһрә (“Зөһрә”), ә классик балетларда – Аккош (“Аккош күле”), Аврора (“Йокыга талган гүзәл”), Жизель (“Жизель”), Сильфида (“Сильфида”), Джульетта (“Ромео һәм Джульетта”) һ.б. Шул ук вакытта биюче, Ленинградта читтән торып укып, балетмейстер һөнәрен үзләштерә, соңыннан үзе дә биюләр куя башлый.
Бүгенге көндә Сания Хәсән кызы Казан хореография училищесында укыта, балаларны бию сәнгатенә өйрәтә.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Remove ads
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads