Сантьяго

From Wikipedia, the free encyclopedia

Сантьяго
Remove ads

Сантьяго (исп. Santiago de Chile, tat. lat. Santiago de Çile) — Чили башкаласы. Халык саны — 5 428 590 кеше (2002).

Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Рәсми исем ...

Сантьяго - Чилинең иң зур шәһәре, Көньяк Американың иң зур калаларының берсе. Сантьяго башкала вазифасына карамастан Чилинең канун чыгару оешмалары Вальпараисо шәһәрендә урнашкан.

Remove ads

Тарих

Thumb
Сантьяго дe Чилe

1541 елда испан конкистадор Педро де Вальдивия тарафыннан нигезләнгән, апостол Иаков (Santiago) хөрмәтенә аталган.

1541 елның сентябрендә арауканнар (җирле асаба кабиләләр) тарафыннан җимерелгән.

Соңрак торгызылган һәм 1778 елдан - Испания генерал-губернаторының башкаласы.

1810 елда Халык баш күтәрүе башланган. Бәйсезлек өчен сугыш нәтиҗәсендә (1810-1818) Сантьяго Чилинең башкаласы итеп игълан ителгән.

1973 елда Сантьяго шәһәрендә фетнәчеләр һәм Сальвадоро Альенде яклылары арасында каты сугышлар барганнар. Сугыш нәтиҗәсендә шәһәргә зур зыян китергән.

1973 елда Пиночет диктатурасы вакытында үзәк стадионда күп кешеләр үтерелгән, шул исәптән мәшһүр җырчы Виктор Хара. Хәзер стадион Виктор Хара истәлегенә аталган.

Remove ads

Икътисад

Саньяго - Көньяк Американың зур сәнәгый үзәге, тукыма әйберләре сәнәгате иң зур үзәге.

1975 елда Сантьяго метросы ачыла. Метрода 5 сызык бар, озынлыгы -102,2 км, 108 станция бар.

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads