Сарысаз-Тәкермән мәчете
Сарысаз-Тәкермән авылында ислам гыйбадәтханәсе (Сарман районы, Татарстан, Россия) From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Сарысаз-Тәкермән мәчете, рәсми исеме Мөхәммәд мәчете (рус. Сарысаз-Такерманская мечеть «Мухаммад») ― Татарстанның Сарман районы Иске Имән авыл җирлегенә[d] керүче Сарысаз-Тәкермән авылында 1994 елда ачылган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Сарман районы мөхтәсибәте карамагында.
Remove ads
Тарих
XIX гасыр башында авылда мәчет булган. Билгеле дин әһелләре:
- Рахманкол Сәиткол улы (1818 елда вафат), указлы азанчы.
- 1836 елдан ― Фәтхулла Фәйрүш улы Фәйзуллин, азанчы.
- 1847 елдан ― Камалетдин Сараев, имам-хатыйп, мөгаллим.
- 1858 елдан ― Ибраһим Сәгъдетдин улы, имам.
- Рәхмәтулла Җиһаншин, имам, мөгаллим.[1]
1855 елда җәмигъ мәчете төзелгән. Дин әһелләре:
- 1886 елдан ― Мөхәммәтхафиз Камалетдин улы (?―1920), имам-хатыйп, мөгаллим.
- 1896 елдан ― Мөхәммәтсабир Мөхәммәтгали улы, азанчы.
- 1918 елдан ― Хуҗиислам Миңнехан улы (?―1920), азанчы.
- 1921 елдан ― Әхмәтзәки Мөхәммәтгәрәй улы (1893, Юлтимер ― 1937), имам.[1]
1920 елга кадәр Уфа губернасы Минзәлә өязе Нөркәй волостена кергән Тәкермән авылында 1870 елда мәчет һәм мәктәп булуы турында искә алына.[2]
1859 елда авылда 824 ир-ат, 1902 елда 619 ир-ат теркәлгән. XIX гасыр уртасыннан авылда мәчет, 1870 елдан аның янында мәктәп булуы билгеле, 1905 елда авылда 2 мәчет теркәлгән.[3]
1902 елда Уфа губерна идарәсе авылда тагын бер мәчет төзергә рөхсәт биргән. Дин әһелләре:
1877 елда басылган «1870 ел мәгълүматлары буенча торак урыннар исемлеге»ндә («Список населенных мест по сведениям 1870 года») авылда мәчет, мәдрәсә булуы теркәлгән. [4]
«1906 ел мәгълүматлары буенча торак урыннар исемлеге»ндә («Список населенных мест по сведениям 1906 года») авылда 2 мәчет булуы теркәлгән. [5]
Remove ads
Яңа бина
1994 елда яңа бер катлы таш мәчет сафка баса. Мәчеткә «Мөхәммәд» исеме бирелгән. Бина газ белән җылытыла. Гыйбадәт залы ~60 кеше сыйдыра. Манарасы бинаның түбәсендә. Җир участогы белән бергә мәйданы 615 кв.м. Имамнар:
- 1994―2012 елларда ― Нәсәд хәзрәт, имам.
- 2012 елдан ― Әсхәт хәзрәт Габдрахманов, имам.[1]
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads