Сварга
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Сварга (Санскрит телендә:स्वर्ग) яки Сварга Лока буларак мәгълүм, Һинду космологиясендә эзотерик планның иң олы сигез локаларның (Вьяртхилар) берсе. Сигез лока Бху лока, Бхувар лока, Сварга лока, Махар лока, Джана лока, Тапа лока, Сатьялока (Брахмалока) һәм иң олысы Голокадан тора.[1]
Сварга Лока Меру Тавында һәм аның өстендә дөньяларның тупланмасы, монда киләсе инкарнациягә кадәр хаклылар тора. Һәрбер пралайя (бөек җимерү) вакытында өч патшалык - Бху лока (Җир), Бхувар лока һәм Сварга лока җимерелә. Җиде өске патшалык астында Паталаның астагырак патшалыклары ята, аскы дөнья һәм түбәнге дөнья.[1]
Remove ads
Тасвирламасы
Сварга тормышында яхшы эшләр кылган, әмма мокшага ирешмәгән һәм Риг Веда буенча Иң Олы Сыену урыны, Ходай Вишнуның сыену урыны Вайкунтхага ирешмәгән хаклы җаннар өчен урын булып карала. (Риг Веда (1.22.20) шулай дип раслый,
- "Oṃ tad viṣṇoḥ paramam padam sadā paśyanti sūrayaḥ"
- "Барлык суралар (ягъни, дэвалар - Ходайлар) Ходай Вишну табаннарына иң Олы Сыену урынына кебек карыйлар."
Сварганың башкаласы Амаравати һәм аның керүен Айравата саклый. Сваргада Дэваларның җитәкчесе Индра рәис булып тора.
Remove ads
Шулай ук карагыз
- Дэвалока
- Җиде Логалар
- Сатьялока
- Вайкунтха
- Нарака (Һинд дине)
- Хираньягарбха
- Сварог
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads