Светлана Галәветдинова

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Галәветдинова Светлана Ишбулды кызы (30 август 1949 ел) — галим-психолог, югары мәктәп укытучысы. Психология фәннәре кандидаты (1983), профессор. Рәсәй Федерациясенең атказанган мәгариф хезмәткәре. Башкортстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре.

Кыска фактлар Светлана Галәветдинова, Туган ...
Remove ads

Биографиясе

Светлана Ишбулды кызы Галәветдинова 1949 елның 30 августында Башкорт АССРның Учалы районы Кәрим авылында туган[1]. Урта мәктәпне Азәрбайҗан ССРы Ленкоран шәһәрендә алтын медальгә тәмамлый. 1968-1973 елларда А. А. Жданов исемендәге Ленинград дәүләт педагогия университетының психология факультетында укый. Башкорт дәүләт педагогия институтында педагоглык һәм башлангыч белем бирү методикасы факультетында декан, психология кафедрасы мөдире булып эшли. Светлана Ишбулды кызы — психология фәннәре кандидаты, профессор. 2000-2009 елларда Башкортстан мәгарифне үстерү институты ректоры. Хәзерге вакытта Башкорт дәүләт университетының психология факультеты деканы. Зур халыкара фәнни проект җитәкчесе.

Мактаулы исеме

  • Рәсәй Федерациясенең атказанган мәгариф хезмәткәре.
  • Башкортстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре.
Remove ads

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads