Светлана Захарова (1972)
Татарстан табибәсе, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Светлана Захарова — медицина фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе (2025 елның 25 сентябренә кадәр[1]), Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзасы; Бердәм сайлау округы, "Бердәм РОССИЯ" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлеге «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы
Remove ads
Биографиясе
Захарова Светлана Михайловна 1972 елның 30 июлендә Яр Чаллы шәһәрендә туган. “Дәвалау эше” белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина университетын; “Социаль өлкә, иминият һәм сәламәтлек саклау менеджеры” белгечлеге буенча Кемерово дәүләт университетын тәмамлаган.
Хезмәт эшчәнлеге
- 1995-2005 елларда-Яр Чаллы шәһәре шәһәр Советы депутаты.
- 1999-2001 елларда-Яр Чаллы шәһәренең участок терапевты ставкасы белән берлектә 4нче шәһәр поликлиникасының баш табибы урынбасары.
- 2001-2009 елларда-Яр Чаллы шәһәренең 4нче номерлы Шәһәр сырхауханәсенең баш табибы.
- 2005-2009 елларда-Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге ШәҺәр Советы депутаты.
- 2009 елдан 2014 елга кадәр-дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе.
- 2014 елдан 2019 елга кадәр-бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе.
- 2014 елның ноябреннән — сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыруны тикшереп тору комиссиясен җитәкли.
- 2019 елның сентябреннән-алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.
- 2019 елның сентябреннән 2025 елның 25 сентябренә кадәр[1] - Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе.
- 2025 елның 25 сентябреннән ― Татарстанда балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил (балалар омбудсмены)[1].
Remove ads
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
- Ел табибы («Иң яхшы җитәкче» номинациясендә җиңүче (2008 ел)
- Татарстанның атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads