Светлана Просекова
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Светлана Просекова(27 апрель 1940 ел) — ССРБ һәм Россия китапханәчесе; балалар язучысы. Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре.
Remove ads
Биографиясе
Светлана Николаевна Просекова 1940 елның 27 апрелендә Мәскәү өлкәсе Волоколамск шәһәрендә туган.
1975 елда Мәскәү дәүләт мәдәният институтын (МГУК) тәмамлый.
1981 елдан педагогия фәннәре кандидаты.
1965нче елдан 1995 елга кадәр Ленин исемендәге Дәүләт китапханәсендә (РГБ (Ленина)) түбәндәге вазифаларны били: кече библиограф, библиограф, китапханә фәне һәм библиография теориясенең фәнни-тикшеренү бүлеге мөхәррире, кече гыйльми хезмәткәр.
1996 елдан 2009 елга кадәр Н. А. Некрасов Үзәк Ачык китапханәсенең директоры булып эшли[1].
2002 елдан — «Вестник библиотек Москвы»мәгълүмат-методик журналының баш мөхәррире
2006 елдан — «Университетская книга» мәгълүмат-аналитика журналының мөхәрририят советы әгъзасы[2].
Н. А. Некрасов исемендәге китапханә директоры сыйфатында китапханә бәйләнешләре призмасы аша җәмгыятьтә милләтара мөнәсәбәтләргә күп игътибар бирә[3][4].
Пенсиядә балалар өчен китап яза башлый[5].
Remove ads
Казанышлары
- «Күп милләтле Мәскәү» программасын әзерли, аның чикләрендә толерантлык һәм көч куллануга каршы багышланган чаралар үткәрелә.
- Китапханәнең мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән эшләү тәҗрибәсен системалаштыру[6]
- Просекова идарәлеге вакытында Н. А. Некрасов исемендәге китапханә күп еллар социаль-юнәлешле программаны алып бара, аның чикләрендә авылларга, кече шәһәрләргә, хәрби частьларга, төрмәләргә китап бүләкләре җибәрелә (елына 100 меңнән артык китап).[7]
Светлана Николаевна мәгълүмат-китапханә эше үсешенә багышланган ЮНЕСКО-ның берничә проекты җитәкчесе һәм оештыручысы була. Күп еллар дәвамында ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясенең комиссиясе чакта китапханә хезмәттәшлегенең Төбәкара үзәген җитәкли.
Китапханә эше тәҗрибәсе 45 ел чамасы.
Әгъзалыгы
Remove ads
Гаиләсе
Атасы — Хромов Николай Кузьмич. Атасы ягыннан ата — бабалары — сәудәгәрләр: Хромов Кузьма Ефимович — атаклы Мәскәү сәүдәгәре. Әнисе — Екатерина Владимировна Васильева. Әнисе ягыннан ата — бабалары — мещаннар.
Ире — Соколов Валерий Николаевич, запастагы офицер.
Балалары: кызы Ольга, 1959 елгы, улы Валерий.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
- «Истәлекле алтын медаль» дипломы, ЮНЕСКО-ның «Дөнья пальма ботагы», 2000 ел.;
- «Ватанга хезмәте өчен» 3 дәрәҗә орден медале
- «Фашист илбасарларыннан Одессаны азат итүнең 60-еллыгы» медале;
- «М. А. Шолоховның 100-еллыгына» истәлекле медале;
- Россия Халыклары ассамблеясы таныклыгы, 2005 й.;
- «Хатын — кыз-ел директоры» X Бөтенрусия конкурсында җиңүче (2007)[9]
- Мәскәү мэрының Рәхмәт хаты (2004);
- Россия китапханәләр ассоциациясенең «Россия китапханәләреы профессиональ хәрәкәтенә зур өлеш керткәне өчен» мактаулы дипломы (2005)[10];
- Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы грамотасы
- Мәскәү Хөкүмәте грамотасы
Remove ads
Хезмәтләре
- 100-дән артык фәнни хезмәте (гыйльми, фәнни-методик темаларын һәм китапханә тематикасына);
- Светлана Просекова. «Добро творит чудеса. Рассказы и сказки о тех, кто рядом с нами». — Издательство: У Никитских ворот , 2020 г. ISBN 978-5-00095-991-6
Әдәбият
- Российские библиотекари: Москва / [составитель Н. А. Забелина]. — Москва : Альфа-М, 2009. — 339, [12] с. : портр. ; 22 см. — Алф. указы. в конце кн. — 1000 экз. — ISBN 978-5-98281-164-6 (в пер.)
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads