Светлана Әминева
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Әминева Светлана Әхмәт кызы (1944 елның 12 июлендә Башкортстан Республикасы Салават районы Миннеш авылында туган) — ветеринария табибы, Башкортстан авыл хуҗалыгы министрлыгы янындагы Ветеринария идаралыгында терлекчелек азык-төлеге һәм чимал хәвефсезлеге буенча дәүләт ветеринария контроле бүлеге начальнигы, Башкортстан республикасы Фәннәр Академиясенең терлекчелек һәм азыгы әзерләү мәсьәләләре буенча Гыйльми советы әгъзасы[1].
Remove ads
Биографиясе
Светлана Әхмәт кызы Әминева-Дәүләтшина 1944 елның 12 июлендә Башкортстанның Салават районы Миннеш авылында туган.
Салават районы Ишембай урта мәктәбендә белем ала.
1963-1968 елларда Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының ветеринария факультетында укый.
Тормыш һәм хезмәт юлы
1968-1970 елларда Авыргазы районы ветеринария станциясендә хезмәт итә.
1970-1978 елларда Авыргазы ветеринар станциясенең баш табибы һәм район ветеринар лабораториясе директоры.
1978-1981 елларда Башкортстан гыйльми-җитештерү ветеринар лабораториясенең гыйльми хезмәткәре.
1983 елда В. И. Ленин исемендәге Бөтен Союз Ленин ордены һәм Хезмәт Кызыл Әләм орденлы авыл хуҗалыгы академиясе һәм Ленин орденлы Я. Р. Коваленко исемендәге Бөтен Союз эксперименталь ветеринария фәнни-тикшеренү институтында «Стрептококк (диплококк) свиней и меры борьбы» темасына кандидатлык диссертациясе яклый [2].
1982 елдан Бүздәк районындагы Тимирязев исемендәге совхоз директоры итеп тәгаенләнә, совхозны алдынгылар рәтенә чыгара.
1986 елда Җөмһүрият ветеринария лабораториясе директоры[3].
1997 елдан Башкортстан авыл хуҗалыгы министрлыгы янындагы Ветеринария идаралыгында терлекчелек азык-төлеге һәм чимал хәвефсезлеге буенча дәүләт ветеринария контроле бүлеге начальнигы булып хезмәт итә.
Әминева Светлана Әхмәт кызының турыдан катнашлыгында Башкортстан Республикасында Кушнаренко һәм Учалы районнары хуҗалыклары мал туберкулёзыннан, күп хуҗалыклар эре мөгезле малларның лейкоздан һәм башка кискен һәм хроник чирләрдән коткарылды.
Һөнәри активлыгыннан тыш, Светлана Әхмәт кызы Әминева берничә ел рәттән Башкорт дәүләт аграр университетының дәүләт имтихан комиссиясе рәисе булды.
Башкортстан Республикасы Фәннәр Академиясенең терлекчелек һәм мал азыгы әзерләү мәсьәләләре буенча Гыйльми советы әгъзасы,
Башкортстан Республикасы Ветеринария хезмәткәрләре ассоциациясе Президиумы әгъзасы итеп сайлана.
1988-1998 елларда Башкортстан Аграр берлеге Президиумы әгъзасы була[4].
Remove ads
Гаиләсе
Тормыш иптәше Әминев Нурфәез Гатаулла улы белән улы Азатны һәм кызы Леонораны тәрбияләп үстерделәр, тиешле белем алырга ярдәм кылдылар.
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
- Башкортстан Республикасы Макталу Грамоталары
- Авыл хуҗалыгы тармагы наградалары һәм бүләкләре
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads