Сергей Димитриев

Татарстанның Кукмара районы башлыгы From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Сергей Дмитриевич Димитриев (13.11.1982; Пчеловод авылы, Кукмара районы, ТАССР) — Татарстанның Кукмара районы башлыгы.[1]

Кыска фактлар Сергей Дмитриевич Димитриев, Туган ...

Биография

1982 елның 13 ноябрендә ТАССРның Кукмара районы Пчеловод авылында туган.

2005 елда Н. Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен зооинженер белгечлеге буенча тәмамлый.[2]

2000-2005 елларда Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе студенты. 2006 елда «Элита» нәсел предприятиесе баш зоотехнигы. 2007 - 2011 елларда Кукмара районының «Восток» ҖЧҖ башкарма директоры. 2011 -2014 елларда Кукмара районының «Восток» ҖЧҖ директоры.2014 елда Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, соңрак Кукмара муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы. 2014 - 2015 елларда Кукмара муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе.[2]

2015 елның сентябреннән Кукмара муниципаль районы башлыгы.[2]

Remove ads

Гаиләсе

Өйләнгән, ике кыз тәрбияли.[2]

Бүләк һәм премияләре

«Кукмара муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен» медале (2017 ел) һәм «Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан Республикасы медале (2020 ел) белән бүләкләнгән.[1]

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads