Сергей Дьяконов

From Wikipedia, the free encyclopedia

Сергей Дьяконов
Remove ads

Сергей Германович Дьяконов (1937 елның 18 июле, Казан, ССРБ) — техник фәннәр докторы, профессор[2]. Казан дәүләт технология университеты ректоры (1988—2007). Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы (1991 елдан). ТАССРның һәм РСФСРның Атказанган фән һәм техника эшлеклесе.

Кыска фактлар Сергей Дьяконов, Туган ...
Remove ads

Тормыш юлы

Сергей Дьяконов 1937 елның 18 июлендә Казанда туган. Әтисе — Герман Константинович Дьяконов — техник фәннәр докторы, профессор. А. М. Бутлеров исемендәге Казан химия-технология институтының «Җылылык техникасының теоретик нигезләре» кафедрасына нигез салучы[3]. Әнисе — Нина Александровна — ветеринария фәннәре докторы, профессор. ТАССРның атказанган фән эшлеклесе[4].

1965 елда С. М. Киров исемендәге Казан химия-технология институтына (КХТИ) укырга керә, аны 1960 елның июнендә тәмамлый. 1960 елда институт аспирантурасына укырга керә. 1963—1975 елларда — КХТИның җылылык техникасы кафедрасы ассистенты, доценты, профессоры. 1964 елда техник фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә, ә 1970 елда техник фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый.

1975 елда КХТИның физика кафедрасы мөдире, 1979 елда — фәнни эш буенча проректор, ә 1983 елда — химия технологияләре процесслары һәм аппаратлары кафедрасы мөдире итеп билгеләнә. 1988 елда Казан химия-технология институты ректоры итеп сайлана. 1991 елдан — Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы. 1996 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы президиумы әгъзасы, аннары Татарстан Республикасы Президентының фән һәм югары белем буенча киңәшчесе була. 2007 елда Герман Дьяконов югары уку йорты ректоры итеп сайлаганнан соң, ректор киңәшчесе була.

2017 елның 9 октябрендә Казан милли тикшеренү технология университетының гыйльми советы Сергей Дьяконовка университетның атказанган профессоры исемен бирә[5].

Remove ads

Гаилә

Хатыны — Дьяконова Роза Рәүф кызы — техник фәннәр кандидаты.

Улы — Герман Дьяконов — химия фәннәре докторы, профессор. Казан милли тикшеренү технология университеты ректоры (2007—2017).

Бүләкләр

Басмалар

Сергей Дьяконов 250дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән 5 монография авторы булып тора.

  • Подготовка инженера в реально-виртуальной среде опережающего обучения / Дьяконов Г.С., Жураковский В.М., Иванов В.Г., Кондратьев В.В., Кузнецов А.М., Нуриев Н.К. // Монография / Казань, 2009.
  • Теоретические основы и моделирование процессов разделения веществ / Дьяконов С.Г., Елизаров В.И., Лаптев А.Г. // Казань, 1993.
  • Сопряженное физическое и математическое моделирование промышленных аппаратов / Дьяконов С. Г., Елизаров В. И., Кафаров В. В. // Доклады Академии наук СССР. — 1985. — Т. 282. № 5. — С. 1195.
  • Аналитическое уравнение состояния для углеводородов / Казанцев С. А., Клинов А. В., Дьяконов Г. С., Дьяконов С. Г. // Вестник Казанского технологического университета. — 2010. — № 1. — С. 17–21.
Remove ads

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads