Сергей Ковалёв (1958)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Сергей Ковалев (30 октябрь 1958 ел) — геолог, югары уку йорты укытучысы. Геология-минералогия фәннәре докторы (2005).
Remove ads
Биографиясе
Сергей Григорьевич Ковалев 1958 елның 30 октябрендә Башкорт АССРның Уфа районы Шакша станциясе бистәсендә (хәзер Уфа шәһәре эчендә) туган. 1984 елда Башкорт дәүләт университетын географ, геоморфолог һөнәре буенча тәмамлаган[1]. 1980 елдан алып Геология институтында эшли: 1994 елдан бирле өлкән гыйльми хезмәткәр вазыйфасында, 2008 елдан алып магматизм һәм метаморфизм лабораториясе җитәкчесе, 2012 елдан — фәнни эшләр буенча директор урынбасары һәм баш гыйльми хезмәткәр; бер үк вакытта 2002-2012 елларда. Уфа дәүләт икътисад һәм сервис университетында укыта, 2008 елдан бирле Башкорт дәүләт педагогия университетында эшли, 2012-2013 елларда БДУ-да укыта. 1990 елда «Дифференцированные диабаз-пикритовые комплексы западного склона Южного Урала» темасы буенча Мәскәү дәүләт университетында (петрография кафедрасы) кандидатлык диссертациясе яклый. 2005 елда «Рифтогенные процессы в истории развития Южного Урала (динамика формирования структурно-вещественных комплексов и их геохимическая специализация)» темасы буенча Екатеринбургта докторлык диссертациясе яклый[1].
Remove ads
Фәнни эшчәнлеге
Фәнни эшчәнлеге Уралның кембрий алды магматик токымнары петрологиясенә һәм асыл металлар металлогениясенә багышланган. С. Г. Ковалев тарафыннан Көньяк Уралның көнбатыш битләвенең рифейдагы геодинамик үсеше моделе төзелгән.
Нәшер ителгән фәнни эшләренең саны – 283 (12 монография һәм 5 уку әсбабы)[1].
Төп гыйльми хезмәтләре:
Полезные ископаемые Республики Башкортостан (железные руды). Уфа, 2008 (автордаш);
Белорецкий метафорический комплекс. Уфа, 2009 (автордаш);
Генезис сульфатов и сульфидов в нижнерифейских отложениях Камско-Бельского авлакогена и Башкирского мегантиклинория. Уфа, 2009 (автордаш).
Remove ads
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads